Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сабадан җиңү белән кайтты егетләребез

Сабада күп еллар республикабызның татарча көрәш федерациясенең башкарма директоры булып эшләгән Наил Хәмидуллин истәлегенә ярышлар узды.

Анда безнекеләр дә барып, күркәм генә нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар. Пьедесталның иң югары баскычына Чепьядан Ислам Галимов, Илназ Минмуллин, Яңгулдан Илсаф Рәфыйковлар күтәрелде. Яңгулдан Инсаф Рәфыйков, Данил Нәбиев, Арбордан Нияз Әскәров, Балтачтан Айзат Гәрәев, Карадуганнан Айрат Габидуллин икенче булсалар, Нормадан Айнур Гәрәев өченче булды. Егетләребезгә акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр тапшырылды.
Фото: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250