Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сабантуйга тиӊ ярышлар.

Быел "Балтачагрохимсервис" акционерлык җәмгыяте призына узучы регионара шахмат ярышлары үзенә 38 шахматчыны җыйды. Кайдан гына юк иде шахматчылар - Арчадан, Мамадыштан, Сабадан, Әтнәдән, Кукмарадан, Мари Иле республикасыннан.

Яшьләре дә төрлечә - 9 яшьтән алып 80гә кадәр. Әнә, Балтачтан Данил Закировка 9 яшь, Әтнәдән Фәрит Мостафин инде 72 нче яшен куа. Кыскасы, ярышларга шахмат "җене "кагылганнар җыйналган иде.
Үзенең ярышлардан алган уй-фикерләре белән уртаклашырга яныма гомер буена шахмат уеннарын үзенең юлдашы итеп сайлаган шахмат аксакалы Габдрәфыйк Фәйзрахманов кергән иде. Райондашларыбызга, аеруча шахматчыларыбызга аеруча таныш шәхес ул. Бар хезмәт юлын шушы җәмгытьтә үткән кеше. Сөенече эченә сыймый. - "Әле генә 120 меңлек инвентарь алып куйдык. Аның инвентарь дигәне шул шахматлар җыелмасы белән электрон шахмат сәгатьләре инде, аңлагансыздыр. Хәзер сәгатьләре дә бик сирәк районда гына",- дип горурланып та алды . Кайда бар әле ул мондый ярышлар. Ярышларның баш хөкемдары - махсус Казаннан чакырылган республика категорияле. Бу тарафтан ул бик рәхмәтле. Кунакларны көнгә өч мәртәбә менә дигән итеп гимназия коллекивы тукландырдырган. Ярышларны экран аша күреп тору мөмкинлеге бар. Хәтта жирәбә дә элекрон рәвештә гена ясалган. Әйе, сөйләр сүзләре байтак иде аның. Тәкәнешкә, Актанышка, Мари Иленә визитлары турында озаклап сөйләде ул. Аларда ярышларның күбрәк узуына басым ясап, бездә кимрәк булуына борчылуын да белдерде.
Ярышларга килсәк, матур оештырганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновның, район яшьләр эшләре, спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллиннарның килүенә бик күңелләре булган үзләренең. Район шахмат федерациясе рәисе, шушы ярышларның иганәчесе Наил Гыйләҗевка, Габдрәфыйк аганың үзенә Рәхмәт хатлары да тапшырганнар, җитәкчеләребез.
Ярышларның чемпионы булып Кукмарадан Айнур Җиһаншин танылган. Чемпион димәктән, ярышларыбызда катнашкан райондашларыбыз арасында җиңүчеләрне аерым билгеләргә дә "хут" тапканнар. Беренчелеккә Камил Хөснетдинов чыкса, Салават Габдрахманов, Илнур Мәрдәнов, Камил Мөхәрләмов икенче-дүртенче урыннарны бүлешкәннәр.
Гимназиядән Данил Закиров белән Әтнәдән Фәрит Мостафиннар, ярышларда катнашкан бердәнбер гүзәл затыбыз Сиринә Кәримова турнирның махсус бүләкләкләренә дә лаек булганнар. Менә шулай чын Сабантуй бәйрәменә әйләнә бу шахмат ярышлары.
Фото: http://xn--k1abx.xn--p1ai/22-09-2011/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250