Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сабыйлар сер бирми

Әй, көтәләр инде бу ярышны малайлар! Урамда очратсалар да сорыйлар, телефоннан шалтыратып та. Ә иң кызыгы шунда - бу ярышларда 25 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында башлангыч сыйныфларда укучы сабыйларыбыз да көрәшә.

«Махсус куйдым мин бу үлчәү авырлыгын. Сөлге тотарга булса да өйрәнә торсыннар. Узган көрәш сезонында 5 егетем төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды, ул малайларның юклыгы үзен сиздерә». Дамир Гобәйдуллин сүзләре бу. Дөрестән дә, кечкенә чактан ук келәмнән курыкмаска өйрәнсә, баладан чын көрәшче чыгуын көт тә тор. Командалар арасында конкурентлык та үсә башлады. Ярышларда бала санын чикләмәдек. Кайсы тренер күпме бала алып килә алды, барысы да көрәште. 13 командадан 1996 елда һәм аннан соңгы елларда туган 98 көрәшче бил алышты. Ярыш чын республика бәйгесен хәтерләтте. Быел «Татарстан яшьләре» газетасы призына узган ярышларда 40нчы урынны алып кайтсак, менә бу малайларыбыз үсеп кенә җитсен, үзебезне күрсәтербез әле, дип уйлап куйдым. Димәк, киләчәгебез бар. Әйткәнемчә, шушы җирлектә күп еллар авыл хуҗалыгы җәмгыятен җитәкләгән Билсур Мәгъсүм улы Зәкиев истәлегенә бишенче мәртәбә оештырылучы бу ярышта 1-4 урынны яулаучылар акчалата бүләкләргә, дәрәҗәле медальләргә, Мактау таныклыгына лаек булдылар. Болары - мәрхүмнең улы Роберт Билсурович бүләкләре. Моннан тыш, авылдашлары, Идел-Нократ федераль юллар идарәсе башлыгы Мөхәммәт Гатиятуллин 12 үлчәүдәге иң чиста көрәшүчеләргә үзенең акчалата бүләкләрен калдырган иде. Тагын бер авылдашлары, «Шәһри Казан» газетасының үз хәбәрчесе Зөлфия Хәлиуллина дүртенче урынны яулаучы көрәшчеләрне газетага ярты еллык подписка белән бүләкләде. Җитәкчесе Хәмит Баязитов булган «Арбор» җәмгыяте исә балаларны бушка тукландыруны үз өстенә алды. Кызыгырлык та шул.
Быелгы бил алышуларда яңалыклар да җитәрлек булды. Келәмдә хөкемдарлык итүгә күбрәк яшь тренерларны бастырдык. Кубок быел да хуҗасын үзгәртмәде. Нормага кайтып китте. Каты тота егетләрен Наил Гарифуллин. Икенче урында Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов егетләре. Чепьядан удмурт егетләре көрәшеп тә күрсәтте. Өченче урында - Ранил Габдрахмановның Яңгул егетләре. Дүртенчедә - Кунырдан Ленар Саттаров командасы. Ярышларның җиңүчеләре Нияз Габделхаков (Арбор, 25 кг.), Илназ Мифтахов (Чепья, 28 кг.), Рафил Вафин (Норма, 32 кг.), Максим Прокопьев (Чепья, 36 кг.), Ринас Шәрифуллин (Шеңшеңәр, 40 кг.), Илнар Саттаров (Куныр, 43 кг.), Илнар Фазылҗанов (Чепья, 46 кг.), Дилүс Нуриев (Норма, 50 кг.), Илназ Миңмуллин (Чепья, 55 кг.), Илнар Муллахмәтов (Яңгул, 60 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, 65 кг.), Рифат Сибәгатуллин (Норма, югары үлчәүдә). Ярышлар дәвам итә. Декабрь аенда яшь көрәшчеләребезне Салавычта РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призларына ярышларга көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250