Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сагынырга гына калды

Бүгенгедәй хәтеремдә, Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкның ул вакыттагы рәисе Сәйдәш Исрафиловның әйткән сүзләре: «Җитте, егетләр, чирәм чыкканны, Сабантуйлар җиткәнен көтеп ятарга. Әнә «Сельхозтехника»да менә дигән спорткомплекс үсеп чыкты, безнең призга да ярышлар оештырып карыйк».

Ул сөйләшүгә инде чирек гасыр вакыт узган. Шул чорда кайда гына уздырып карамадык без аны. Балтач «Сельхозтехника»сы спорткомплексында, Кили мәдәният йортында, аннан кабат Карилендә. Инде менә ике ел Балтач универсаль спорт залында. Быелгы ярышларга тамашачыларның гына аз санда килүе кәефне төшерде. Ел да октябрь бәйрәмнәре вакытында уздырылып килүче бу ярышлар һәрвакыт пычрак вакытка туры килде. Ул вакытларда да тездән пычрак ерып, әллә кайлардан килә торган иде халык. Залларда хәтта энә төшәрлек урын калмый иде. Ул заманнар артта калып бара. Менә дигән заманча спорт залыбыз бар, озын бәйрәм көннәре. Кил дә, рәхәтләнеп кара ярышларны. Юк шул, әллә замана үзгәрде, әллә үзебез. Татар көрәшенә карата кайбер җитәкчеләребезнең битарафлыгыннан да киләдер инде ул. Шулай булмаса, көрәшергә килгән егетләребез кайсы командага керергә белмичә буталанып йөрмәс иде. Үз җирлекләреннән команда туплап җибәрә дә алмаган кайбер җитәкчеләребезнең ярышларны карарга килеп утыруы да безнең өчен ничектер аңлашылып бетмәде. Тамга өчен дип килгән көрәшчеләребезнең дә беренче әйләнештән соң ук өйләренә «сызулары» аларның җитәкчеләрен бер дә бизәмәде. Мондый хәл «Сорнай» җәмгыяте, торак-коммуналь хуҗалык командаларында аеруча күзәтелде. Әнә, икешәр команда туплап килгән Тимирязев исемендәге, «Яңа тормыш», «Татарстан» җәмгыятьләреннән үрнәк алсагыз иде.
Шушы ярышларны сүндермәс, бетермәс өчен ниләр генә кылып карамый инде Фәрит Илгизович. Беренчедән, ярышларны күбрәк халык тамаша кылсын дип, Балтачка күчерде. Икенчедән, ярышларга килеп теркәү узган һәр көрәшчегә, тренерга, шоферларына тамак ялгау өчен командировочныйларын тарата. Хөрмәтле җитәкчеләребез, ярышларны уздыруга хезмәт куйганнарны хөрмәт тә итмәгез ди, Фәрит Илгизовичны бераз хөрмәт итсәгез була бит. Хәер, эченнән генә борчылган булса да, борчылуын тышка чыгармады ул. Шушы ук вакытта көне буе ярышларны тамаша кылган район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Вакыйф Зәкиев, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиевларның күңелләрендә нинди уйлар булгандыр, чамаларга гына кала. Күңелләрне уйландырырга мәҗбүр итте бу ярышлар. Узган заманнарны тагын бер сагынып искә алырга калды. Шулай да ярышларыбыз барыбер үз югарылыгында узды. Тантаналы минутлары да, истә калырлык моментлары да җитәрлек булды. Ачылу тантанасында җитәкчеләрнең үтемле чыгышлары, район мәдәният һәм сәнгать үзәге хезмәткәрләренең матур җырлары, район башкарма комитеты җитәкчесенең федерациябезнең күкрәк билгесе белән бүләкләнүе, көрәш мизгелләре күпләр күңелендә озак сакланыр. Ә иң сөенечлесе - Тимирязев исемендәге хуҗалык көрәшчеләренең беренчелекне бирмәве, икенче урын - яңгуллыларда. Ярышларның тагын бер сенсациясе - Тукай исемендәге җәмгыять көрәшчеләренең өченче урын алулары. Районыбызның 18 авыл җирлегеннән килгән 68 көрәшче арасында иң көчлеләр кичкә генә билгеле булды.
60 КИЛОГРАММГА КАДӘР: Илназ Вафин (Тимирязев исем.), Ранис Фәхретдинов («Бөрбаш»), Ирек Әхмәтханов («Яңа тормыш»).
65 КИЛОГРАММГА КАДӘР: Дилүс Рамазанов («Арбор»), Нурфат Шәфигуллин (Тукай исем.), Дамир Ишморатов («Сорнай»).
70 КИЛОГРАММГА КАДӘР: Илдар Зарипов (Тимирязев исем.), Булат Гыйльметдинов («Сөт-май комбинаты»), Рафаэль Вафин (Тимирязев исем.).
75 КИЛОГРАММГА КАДӘР: Айдар Галиев (Тимирязев исем.), Радил Гыйззәтуллин (Тукай исем.), Фәнил Гыйләҗев («Яңа тормыш»).
80 КИЛОГРАММГА КАДӘР: Рамил Зәйнетдинов (Тимирязев исем.), Илдус Шәфигуллин, Ленар Ильин (икесе дә Тукай исем.).
90 КИЛОГРАММГА КАДӘР: Руслан Рәфыйков (торак-коммуналь хуҗалыгы), Салават Әсхәдуллин («Арбор»), Айрат Апанов («Татарстан»).
90 КИЛОГРАММНАН ЮГАРЫ ҮЛЧӘҮДӘ: Ранил Сафиуллин («Яңа тормыш»), Рамил Гыйльфанов («Маяк»), Илшат Гатауллин («Татарстан»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250