Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салават Фәтхетдиновның улы ралли-кросс буенча Россия беренчелегендә җиңде

Узышчы сезонның барлык биш этабын да отты.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казан пилоты Рөстәм Фәтхетдинов AG Team командасы составында ралли-кросс буенча Россия беренчелегендә җиңүче булды. Финал ярышлары 20 октябрьдә Грозныйда узды.

«Команда, һичшиксез, җиңүгә бик шатланды. Элегрәк Фәтхетдинов Canyon Cnp Татарстан Кубогын откан иде. Гомумән алганда, бу Рөстәм өчен бик яхшы сезон», — диде команда менеджеры Станислав Тайбинский.

Шулай ук ул спортчының нәрсәгә әзерләнәчәге турында сөйләде. «Рөстәм, мөгаен, туринг-лайт классында РСКДа катнашачак. Тестлар уздырылган инде, анда Рөстәм яңа техникада яхшы нәтиҗәләр күрсәтте», - диде.
 

 

Видео: instagram.com

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ралли