Хезмәт

Салавыч лицееның хоккей йолдызы - Риназ Шәрәфиев

Дүртенче сыйныф укучысы Риназ Шәрәфиевның хоккей уйнаганын күргән һәркем соклануын яшерми.

Тимераякта бик кызу, оста маневрлар ясап шууы өстенә, ул шайба белән дә бик оста идарә итә. Берьюлы өчәр-дүртәр уенчыны алдау аңа берни тормый. Капкага да алкаларны ташлап кына тора! - Сүз Салавыч лицееның хоккей йолдызы - кечкенә булса да, зур өмете булган егет турында баруын аңладыгызмы инде?!
Мин дүрт яшьтә конькига бастым, әти алып кайтып бирде. Инде ул чакта ике абыем - Ринат белән Ришат та хоккей уйный иде, мине дә өйрәттеләр. Әтием Рифат та хоккейчы, әле ул мине Сабага Боз сараена тренировкага да йөртә,- дип сөйли Риназ.
Мәктәпнең ул уйный торган хоккей командасы бу сезонда шактый матур чыгыш ясады. Ә Риназ үзе авыл беренчелегенә үткән ярышта "Иң оста уенчы" дип табылган.
Рәсемдә: Риназны авыл ярышының спонсоры Наил Мостафин бүләкли.
Илнур Җиһаншин фотолары.
PS. Ә сезнең мәктәптә сәләтле балалар бармы? Нинди үзгә һөнәрләре бар? Языгыз, сәләтле якташларыбызны бергәләп танытыйк!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: