Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавыч Россиянең спорт остасы Айратның дусларын җыйды...

Спортның кайсы гына өлкәсен алма, ул аның эчендә кайный торган иде. Көрәш дисеңме, гер кутәрү, аркан тарту дисеңме... Барысына да җитешә тоган иде. Ә менә кул көрәшен Айрат аеруча үз итте. Хәтта Россиянең спорт остасы исемен алу дәрәҗәсенә үсте. Ни кызганыч, бу талантлы кешебез бүгенге көндә арабызда гына юк.

Елның-елында Салавычтан Айратны дуслары онытмый әле дип сөенеп кайткан бер мәлдә, ярышларга килгән спортчылар гына аз булды дип көенеп кайта торган идем. Ходайның рәхмәте, быел ярышларга байтак кеше киләсе иткән.
"Ярышларда 56 кешене күрү, күңелләрне күтәреп җибәрде",-диде миңа район спорт оешмасы җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин. Шулар янына "ут" күршеләребез кукмаралыларның да килеп кушылуы, ярышларга аерым бер матурлык өстәгән.
Заманында Айрат белән республика ярышларына бергә йөргән Кукмара кызы Рузилә Габдрахманова ярышларның ачылу тантанасында үзенең истәлекләре белән дә уртаклашырга вакыт тапкан. Ә истәлекләр күп инде ул. Район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, "Хыял" яшьләр үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Илдар Зарипов, халыкара класслы спорт остасы Әлфия Зиятдинова, яшьлек дусты Азат Борханов. Барысының да әйтәсе сүзләре күп җыйналган булган.
Менә шулай, Айратны ел да арабызга кайтарып куя, бүгенге көндә юл төзелеше идарәсендә хезмәт куючы Азат Борханов. Быел аңа иганәчелектә дуслары Татарстан торак фондының райондагы вәкиле Рамил Гарипов, Балтач спорт мәктәбе тренеры Алмаз Галиевлар да ярдәм кулы сузганнар. Менә бит, ничек сөенмисең инде.
Россиянең спорт остасы Айрат Зиятдинов истәлегенә узган кул көрәше ярышларының җиңүчеләре белән дә таныш булыйк. Гүзәл затларыбыз арасында Балтач шәһәр җирлегеннән Гөлназ Хәкимова (65 кг), Гөлзия Гарифуллина (75 кг), Кукмарадан Рүзилә Габдрахманова (авыр үлчәүдә) чемпион булып танылган булса, ир-егетләребе арасында бу исемнәрне Яңгул җирле үзидарәсеннән Динар Фатыйхов (65 кг), Пыжмарадан Азат Җәләев (80 кг), Шеңшеңәрдән Ранил Гыйззәтуллин (90 кг), Чепьядан Фаил Шакиров (авыр үлчәүдә) яуладылар.

Турнирның Кубогы Балтачка кайтып китте. Пыжмара җирле үзидарәсе командасы - икенче, "Игенче" җәмгыяте спортчылары өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250