Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавыч «йолдызы»

Бүген дуслары аны Салавыч күгендә балкучы бердәнбер «спорт йолдызы» дип атады. Чыннан да, районыбызның иң зур авылларыннан булган Салавычта Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин бердәнбер РСФСРның спорт остасы. 56нчы яше белән баручы Рафис заманында районыбызның иң актив, иң нәтиҗәле, абруйлы көрәшчеләренең берсе булды. Төрле елларда 10 мәртәбә район Сабантуеның абсолют батыры...

Бүген дуслары аны Салавыч күгендә балкучы бердәнбер «спорт йолдызы» дип атады. Чыннан да, районыбызның иң зур авылларыннан булган Салавычта Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин бердәнбер РСФСРның спорт остасы. 56нчы яше белән баручы Рафис заманында районыбызның иң актив, иң нәтиҗәле, абруйлы көрәшчеләренең берсе булды.
Төрле елларда 10 мәртәбә район Сабантуеның абсолют батыры булып танылды. 5 мәртәбә Казан шәһәренең Совет районы, 1 мәртәбә Идел буе районы, 5 мәртәбә Киров өлкәсе Малмыж районы, 1 мәртәбә Чуаш республикасының Батыр районы батыры. Берничә мәртәбә «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил призына үткәргән ярыш җиңүчесе, 1987нче елда Татарстан, 1989нчыелда Рәсәй чемпионы.
Инде менә шундый зур титулларга ия булган Рафис ике дистә елга якын үзенең туган авылында үз призына үсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары уздырып, яшь көрәшчеләр күңелен күрә. Билгеле, ярдәмгә ел да якын дуслары да килә. Менә быел да 10 үлчәү авырлыгында узган ярышларның 5сен җирле «Татарстан» җәмгыяте (җитәкчесе Рамил Нотфуллин), бер үлчәү авырлыгын Балтачтан шәхси эшмәкәр Фәнис Шәриповлар күтәрде. Әнә шулай ел да Ходай ярдәменнән ташламый. Быелгы ярышларга 1994-97нче елларда туган, 10 мәктәптән 47 иң оста көрәшчеләр генә килгән иде. Елдагыча тантананы ачуда спорт остасы үзе, «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе, район көрәш федерациясе рәисе Ф.Әхмәдиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Заһидуллин, спорт мәктәбе директоры Э.Гариповлар катнашты. Җиңүчеләребез булып түбәндәге укучыларыбыз танылды: Максим Прокопьев (Чепья, 36 кг.), Ринас Шәрифуллин (Шеңшеңәр, 40 кг.), Әмир Хәйруллин (Арбор, 43 кг.), Айнур Галләмов (Арбор, 46 кг.), Айдар Галиев (Арбор, 50 кг.), Ирек Әхмәтханов (Яңгул, 55 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, 60 кг.), Рәис Низамов (Чепья, 65 кг.), Рифат Сибәгатуллин (Норма, 70 кг.), Радион Романов (гимназия, авыр үлчәүдә).
Команда беренчелегендә исә Норма мәктәбе көрәшчеләренә (тренеры Н.Гарифуллин) тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарда атказанган тренер Д.Гобәйдуллин һәм атказанган спорт остасы Р.Габдрах-манов җитәкләгән Арбор һәм Яңгул мәктәпләре көрәшчеләре. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев бу юлы да бүләк белән килгән иде. Федерациянең махсус бүләге Яңгулдан Ирек Әхмәтхановка тапшырылды. Ярышлар тәмам, ләкин алар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев