Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычлылар Айратны онытмыйлар

Салавычта Айрат Зыятдинов истәлегенә кул көрәштерделәр.

Классташын, яшьлек дустын онытмый, Азат. Менә быел да яшьли арабыздан киткән кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы Айрат Зыятдинов истәлегенә ярышлар оештырды. Салавыч мәдәният йортында үткән ярышта дуслары, әнисе Нурия ханым, район спорт оешмасы битәкчесе Рөстәм Заһидуллин Айрат турындагы истәлекләр белән уртаклашты.

Быелгы ярышларга 50 дән артык кул көрәштерүче килгән иде. "Ут" күршеләбез кукмаралылар да онытмаган. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында 4 үлчәү авырлыгында барган ярышларда түбәндәге спортчыларыбыз чемпион булып танылдылар.
Ир-егетләр арасында җиңү Салавычтан Ирек Төхвәтуллин /60 кг/, Марат Әхмәтҗанов /80 кг/, Субаштан Искәндәр Гайнетдинов /70 кг/, "Хыял" яшьләр үзәгеннән Ранил Гыйззәтуллин /80 кг/ кулында булса, хатын-кызларыбыз арасында бу бәхеткә Субаштан Раилә Корбангалиева /55 кг/, Халидә Гарифуллина /75 кг/, "Хыял"дан Гөлназ Хәкимова /65 кг/, Кукмарадан Рузия Габдрахманова /75 кг/ ирештеләр.
Команда нәтиҗәсе буенча беренчелекне Тукай исемендәге җәмгыять спортчылары яулады. Икенче урында "Хыял" яшьләр үзәге командасы булса, өченчегә Салавыч авыл җирлеге командасы лаек булды.

Ә без үз чиратыбызда ярышларны оештыруга кагылышы булган һәркемгә, аеруча ярышларның төп иганәчесе Азат Борхановка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250