Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычта бозлар юкарды....

Инде ике атна рәттән Салавыч үз бозына кунаклар кабул итә.

Аның беренчесе "Татарстан" хуҗалыгы призына шушы хуҗалыкта ферма мөдире булып эшләгән дәвердә яшьли генә арабыздан киткән Фәнил Сәйфетдинов истәлегенә зурлар арасында хоккей ярышлары булды. Ярышларга Шубан, Кенә авылларыннан да кунаклар килгән иде. Бу уеннарда беренчелекне Салавыч ветераннары яулады. Икенче урынга Салавычның икенче командасы лаек булса, өченче-дүртенче урынга шубанлылыр һәм кенәлеләр лаек булды.
Икенчесе исә, Чечен сугышында һәлак булган авылдашлары Илнур Насыйбуллин истәлегенә 2004-2005 елгы балалар арасында авылның шәһси эшмәкәре Наил Мостафин оештырган ярышлар булды. Көчле уеннар нәтиҗәсендә боз хуҗалары беренче булдылар. Икенче урында Чепья, өченче урында Шеңшеңәр мәктәбе уенчылары. Традиция буенча иң яхшы уенчыларга билгеләнгән махсус бүләкләргә Салавычтан Ринас Шәрәфиев, Чепьядан Ильяс Йосыпов, Шеңшеңәрдән Илназ Сәмигуллин лаек булдылар.
Әнә шулай итеп, Салавыч мәктәбенең физкультура укытучылары Рамил Әминев, Рәсим Латыйповлар тырышлыгы белән берьяктан мәрхүмнәрне искә алсалар, икенче яктан күпме балаларны сөендерделәр.
Фото Ландыш Гарифуллинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250