Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычта Рафис Насыйбуллин призына көрәш бәйгесе узды

Һәр ярыш узгач, җирле җитәкчеләр, хөкемдарлар, район спорт оешмасы җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артына утырып нәтиҗә ясау, бездә гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Үткән гасырның 80нче елларында бөтен республика келәмнәрен дер селкетеп торган, татарча көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин үз призына ярышлар уздыргач та шулай булды.
Кемнәрдер ярышның тыныч, матур шартларда узуын билгеләп узса, икенчеләре тамашачыларның аз булуын билгеләп узды. Кемнәргәдер ярышның узу вакыты килешеп бетмәде, хөкемдарларга карата да, бераз таләпчәнрәк булсалар иде, турнирны бертуган Насыйбуллинар призына дип үзгәртик, кубогын булдырыйк дигән фикерләр дә яңгырады.
Кыскасы, ярышның һәр мизгеленә диярлек җентекле анализ ясалды. Башка елларны бу ярышны декабрьнең беренче жомгасына көннең икенче яртысына куярга дип килешенде. Ярышларның массовыйлыгын арттыру максатыннан, чит районнардан көрәшчеләр чакыру турында да килешенде.
Ярышларга килсәк, ул һәрвакыттагыча тантаналы төстә ачылып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, спорт остасы Рафис Насыйбуллин, Салавыч җирлеге башлыгы Рәшит Насыйбуллин, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев чыгышларыннан соң, Татарстан гимны яңгырады. Ике келәмдә бил алышулар башланып та китте.

Матур көрәштеләр, егетләр. 65, 70 , 80 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышучыларның һәр мизгеле күз уңында булды. Шулай булмыйча, безнең бу үлчәү авырлыкларында Россия күләмендә җиңү яулаган Илдан Әхмәтханов, Айрат Хәйруллин, Илнар Муллахмәтов кебек егетләребез көрәшә бит.
Айрат Хәйруллинга каршы торырлык көндәш тә барлыкка килгән. Бөрбаштан Хәниф Әхмәтҗанов чынлап торып күп каршылыклар күрсәтте үзенә. Чепьядан Илназ Миңмуллинга менә икенче ярыш инде Илдан каршы тора алмый. Максим Максимов та үз осталыгын югалтмый.
Бу ярышларда һөнәр лицееннән егетләрне күрү дә безнең өчен зур сөенеч булды. Ә иң сөенчлесе салавычлылар өчен булды. 4 егетләре призлы урынны яулады бит. "Татарстан" җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин хәтта үз авылындагы егетләрне күбрәк көрәшкә тарту максатыннан махсус 3 бүләк тә куйган иде.
Ул аларны Илназ Мәхмүтовка, Марат Фатиховка, Нурсил Закирҗановка тапшырды. Рафиска ярдәмгә килгән дуслары да җитәрлек булды. Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдинов, икмәк комбинаты директоры Самат Вәлиев, шәһси эшмәкәр Фәнис Шәрипов. Рәхмәт, егетләрнең барысына да. Гел дә шулай балаларны сөендереп торыгыз. Ә инде рәхмәтнең иң зурысын Айнур Рамиловичка җиткерәсе килә. Ярышларның шундый матур узуында аның хезмәте җитәрлек булды.
Инде, җиңүчеләребез белән таныштырырга да вакыт җитте, менә алар:
1997-98 елгы егетләр арасында быелгы чемпионнар: Руфин Афанасьев (Чепья-36 кг), Айзат Гәрәев (Балтач-40 кг), Салават Латыйпов (Салавыч-43 кг), Зөфәр Шәйхетдинов (Куныр-46 кг), Самат Мөҗипов (Норма-50 кг), Фирдүс Гарифуллин (Норма-55 кг), Илнар Саттаров (Куныр-60 кг), Илназ Миңмуллин (Чепья-65 кг), Илнар Муллахмәтов (Янгул-70 кг), Айрат Хәйруллин (Яңгул-80 кг), Рөстәм Рамазановңгул-авыр үлчәүдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250