Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычта РСФСРның спорт остасы Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призына көрәш ярышлары узды (фото)

Бигрәк үзенчәлекле турнир булды бу. 1998-99 елгы балалар арасында районыбызның гына түгел, республикабызда үзенең дан-шөһрәте белән танылган Салавыч авылының РСФСРның спорт остасы исеменә лаек булган бердәнбер пәһлеваны Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призына узган ярышларны әйтүем.

Беренчедән, ул яшьләребез өчен елны ябу ярышы булып тора. Икенчедән, быелгы ярыш, яшьләребезне җәйге Сабантуйларына алып кайтып килде. Ни өчен икәнең соңрак аңларсыз. Өченчедән биредәге көрәш - ихлас көрәш. Эчкерсез, хәйләсез, һаман хәрәкәттә булган малайлар көрәше бу. Араларында беренче көнен генә шушындый дәрәҗәле ярышка аяк басканнары да бар, берничә еллар дәвамында шөгыльләнеп, үз араларында җиңүче булып танылганнары да бар. Ә инде Мамадыштан килгән кунагыбыз 35 килограммда бил алышкан Рамазан Корбанов 4 нче призлы урынны гына яуласа да, бүгенге турнирның чын "герое"на әверелде. " Киләчәге зур бу малайның. Ходай биргән моңа талантны.", - диештееләр аның турында хөкемдарлар. Хәтта, кайберәүләр аның ике размерга дәү булган аяк киеме"борцовкасына" кадәр игътибар иткәннәр иде. Чынлап торып, үзенең бик сирәк кешеләргә генә бирелә торган матур курәше, характеры, үзен тотышы белән бар халыкны сокландыра алды, Рамазан.

Бернинди сценариясез, чын зур тамашага әйләнде дә куйды быелгы ярышлар. Музыкасы, парады, ачылу-ябылу тантанасы, көрәше бер-бер артлы үз агымында барды да торды. Көрәшчеләрнең, иганәчеләрнең, тамашачыларның күплеге белән дә башка еллардан күпкә өстен булды, быелгы ярышлар. Утыргычларны күбрәк куеп, җанатарларны балконнарга урнаштыру мәсьәләсе дә килеп туды, хәтта. Районыбызның 18 мәктәбеннән, Кукмара, Мамадыш районнарыннан килгән көрәшчеләр саны 115 кә җитте. Ә узган ярышларда 52 көрәшче бил алышкан булып чыкты. Бермә-бер арту бит. Аннары Салавычта балаларны татарча көрәш серләренә төшендерүче Алмаз Галиевның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бу ярышларда аның 19 баласы бил алышты. Дамир, Ринат традицияләренә кушылып, ул да "нәниләребезне" аерым көрәштерде. Әй аларның тырышканлыкларын, үҗәтлекләрен күрсәгез сез... Аннары муеннарына абыйлары аскан медальләргә ничек сөенгәннәрен күреп, күңелләрдә аеруча зур горурлык хисләре уянды.

Ә инде, ярышларның бернинда травмасыз узуы һәм салавычларның команда нәтиҗәләре буенча икенче урынга лаек булуы- безнең өчен зур шатлык булды. Килгән кунакларыбызның да аеруча күңеле булып китте. Дөресрәге, без аларның малайларының көрәшенә шаккатсак, алар безнең оештырган ярышларыбызга шаккатып киттеләр. Бигрәк тә бездә ел буена 14 ярыш узуына ышанасылары да килмәде, аларның. Үзләрендә елына көчкә 2-3 кенә ярыш узуында яшермәделәр алар. Аннары кайда бар әле ул ,ямьле җәйләрне искә төшереп, татарча көрәшнең йөзек кашы булган тәкә өчен абсолют батырга көрәштерү. Бездә анысы да булды. Билгеле, Яңгулдан үзләре дә заманында мәйданнарда бил алышып, төрле дәрәҗәдә җиңүләр яулаган әтиле-уллы Ильяс һәм Динар Фатыйховлар тырышлыгы белән. Алар куйган тәкәне Борнактан Илнар Муллахмәтовның иңенә салгач, авыл Сабантуена кайтып килгән күк булдык. Кунакларыбыз ярышларга чакырып балаларны куандырган өчен зур рәхмәтләрен дә җиткерделәр үзебезгә.

Сөенерлек тә шул, Кукмарадан 9 бала, Мамадыштан 7 бала саллы гына акчалата бүләкләр белән кайтып киттеләр. Аннары кайда бар әле ул килгән кунакларны көнгә ике мәртәбә бушка тукландырып җибәрү. Әйткәнемчә, барсы да шаккатарлык булды . Бердәмлек таулар күчерә шул. "Татарстан" хҗалыгы, Салавыч авыл җирлеге, Балтач сөт-май комбинаты, Балтач икмәк комбинаты җитәкчеләре А.Нотфуллин, Р.Насыйбуллин,Р.Сибгатуллин, С.Вәлиев, шәһси эшмәкәр Ф.Шәрипов, А.Галиев, С.Мәгьсүмовларның , ярышка кагылышы булган һәркемнең тырышлыгы нәтиҗәсендә үз югарылыгында узды инде бу ярыш.

Иганәчеләр тарафыннан куелган бүләкләргә Салавычтан Дилүс Сабиров, Тәлгат Латыйпов, Чепьядан Рәнис Зарипов, Нормадан Раиф Гыйматдинов, Шеңшеңәрдән Рәсүл Шәрипов, Мамадыштан Рамазан Корбанов, Яңгулдан тренер Ранил Габдрахиманов лаек булдылар. "Татарстан" хуҗалыгы рәисе Айнур Нотфуллинга район көрәш федераөиясе рәисе Фәрит Әхмәдиев федерациянең Күкрәк билгесен такты.

Инде 19нчы турнирның җиңүчеләре белән таныш булыйк. Айзат Апанов /Салавыч- 20 кг/, Адел Шәйдуллин /Мамадыш-35 кг/, Тимур Зайцев /Яңгул-40 кг/, Айзат Гәрәев /Балтач-45 кг/, Раил Хәбибрахманов /Мамадыш-50 кг/, Самат Музипов /Норма-55 кг/, Ислам Галимов /Чепья-60 кг/, Айрат Габидуллин /Карадуган-65 кг/, Алмаз Әүхәдиев /Мамадыш-70 кг/, Илнар Муллахмәтов /Яңгул-75 кг/, Раил Сәләхетдинов /Кукмара-80 кг/, Дтилүс Сабиров /Салавыч/авыр үлчәү/. Команда беренчелегендә Яңгул /тренры Р.Габдрахманов/, Салавыч /А.Галиев/, Смәел /А.Миннеханов/ мәктәпләре көрәшчеләре җиңүче булды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250