Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычта туп сугуны үз күрәләр.

Районыбызның кайсы гына төбәген алма, аларда спортның ниндидер бер төре алга киткән. Салавычта инде аеруча волейбол уеннарын үз итәләр. Аларның күз уңыннан районыбызның бер ярышы да, бәйрәме, Сабантуе да ычкынмый.

Әле хәтта күрше Киров өлкәсе, Мари Илендәге дуслары янына да барып чыгалар. Шунлыктан, авылның спорткомплексы да буш тормый, әз генә вакытлары булса, туп сугарга җыйналалар. Ә волейболга мәхәббәт инде күптәннән килә.
Бүгенге көндә "Агрохимсервис" җәмгыятендә эшләп, авылдашларын әйдәп йөрүче Рифат Шәрәфиев бу спорт төре буенча бердәнбер беренче разрядлы спортчы да. Наил Мостафин кебек үзе уйнаучы да, иганәче дә булган авылдашлары бар. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин да уеннарны аеруча үз итүче. Менә шуңа да сүнми инде волейбол, бу авылда.
Шушы көннәрдә генә "Татарстан" хуҗалыгы призына авыл эчендә 4 команда составында бик матур уеннар булып узды. Көне буе туп суктылар салавычлылар. Кискен уеннар нәтиҗәсендә авылның яшьләр командасы җиңеп чыкты. Җитәкче үзе дә шушы команда составында уйнады. Ветераннар командасы икенче булса /монысында исә Рифат, Наильләр уйнады. Н.С./, күп профильле лицей командасы өченче булды. Җиңүчеләргә хуҗалыкның акчалата бүләкләре тапшырылды.
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=-62azoVPD6Y

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250