Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Санадор”ның мәшһүр җайдагы

17 яшендә генә булуга карамастан, җиңү тәмен дистәләрчә тапкыр татыган җайдак егет

Иң беренче булып финиш сызыгын “Санадор” кушаматлы ат кисеп керде дип алып баручының ат чабышлары саен кабатланучы шатлыклы тавышына ияләшеп тә беттек сыман инде. Рәнис Таҗетдинов исеме дә райондашларга таныш. Дөрес, Соснаныкымы соң ул, әллә Салавычныкымы дип аптырый балтачлылар. Әлеге һәм күп кенә башка сорауларга җавап эзләп, 17 яшендә генә булуга карамастан, җиңү тәмен дистәләрчә тапкыр татыган җайдак егетнең үзе белән аралашып алыйк әле.

– Рәнис, ат чабышларында катнаша башлавың кайчаннан һәм ничек башланды?
– Ат чабышларында 2012 елдан катнаша башладым. Менә быел 5нче сезонны тәмамладык. Елдан-ел уңышларым үсә бара. Ә иң башы Фирдәвес абыйга шалтыратып, әйдәгез, үзебезгә бер чабыш аты алып, Сосна данын күтәрик әле дигән тәкъдимемнән башланып китте. Шул вакыттан мин “Сосна” җәмгыятенең җигүле атларында чаба башладым, ә хәзерге вакытта инде “Татарстан” хуҗалыгы атларын да ышанып тапшыралар. Беренче уңышларымны “Санадор” кушаматлы ат белән үстереп җибәрдем. Әлеге атны моннан 5 ел элек газеталарга бары “Санадор” дип кенә язалар иде, ә хәзерге вакытта аны данлыклы “Санадор” дип тасвирлыйлар. Хәзер инде аңа 7 яшь, атларның яшьләре барган саен алар көчләрен югалталар, шуңа да карамастан, аның җиңүләрсез калганы юк, шөкер. Атларны яшәртү максатыннан, “Сосна” хуҗалыгына җитәкчебез Фирдәвес Габдуллович белән сөйләшеп, яшь ат алып кайтырга булдык. Аның кушаматы – “Проводница”. Ул да гел җиңүчеләр рәтендә булыр дигән өметтә калам. Шулай ук “Тарлау”, “Гольд паунт” кушаматлы атларым да бар, аларның һәрберсе бик әйбәт формада һәм бәйге саен алдынгылар рәтендә.

– Менә сиңа хәзер 17 яшь, Әтнә техникумында белем аласың, киләчәгеңне ничек күрәсең?
– Мин үземнең тормышымны атларсыз күз алдына да китерә алмыйм! Алар белән чапканда син алар белән бергә сулыйсың, чабасың, кайсыберләре белән чапканда җирләрне селкетеп чапкандай тоеласың, син аны аңлыйсың, ә ул сине аңлый! Минем бердәнбер хыялым укып бетергәч үземнең конюшнямны булдырып, шунда атлар белән шөгыльләнү, шуңа да Әтнәдә ветеринарлыкка укыйм.

– Рәнис, шулай да атларга булган мәхәббәт каян килә ул? Кемнәр күңелеңдәге бөреләнеп килүче әлеге уйларың тормышка ашуда саллы өлеш кертте?
– Иң зур рәхмәтемне Фирдәвес Ситдыйковка әйтәсем килә. Чөнки нәкъ менә ул бу юлга басарга ярдәм итте. Ә инде атларга мәхәббәтнең каян килүен әти-әни дә белми. Кайчак, кемнән сиңа шундый талант килде икән, дип әйтеп куялар.

– Быелга уңышларыңа нәтиҗә ясыйк әле.
– Елдан-ел уңышлар артканнан-арта бара, шөкер. Быел уңышлар бигрәк тә күп булды. 14 тапкыр беренче урынны алуга гына ирештем. Әле бит икенче һәм өченче урыннарым да күпме. Бөрбашта узган мөселманнар Сабан туе онытылмаслык булды. Анда 3 атта чабып, өчесендә дә беренче урында калдым. Иң күп рекордны 30 август көнне Балтачта куйдым, анда 6 чабышта катнашып, ике тапкыр – беренче, 3 тапкыр икенче урында калдым. Һәр ярышта беренче булып финишка килмичә күңелем булмый минем.

Рәнис белән тәүге очрашуыбыз булмаса да, аралашуыбыз беренчесе иде. 12 яшеннән конюшнядагы атларны күзәтеп торганнан башланган әлеге мавыгуы бүгенге көндә аның тормышының бер өлешенә әйләнгән. Атлар өчен җан атучы, берүзенә берничә атны алып, өйрәтеп һәм һәрберсендә уңышлы чыгыш ясаучы егетебезнең киләчәктә хыяллары чынга ашып, менә бит безнең Рәнисебез нинди зур үрләр яулады дип горурланырлык булсын иде.

Әңгәмәдәш - Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, ранис бик эйбэт чабышкыдыр билгеле,Эмма аны оештырып,алып баручы,коннэр буе ойгэ кайтмыйча ятучы зоотехник та бар бит эле.бэлки андый оештыручысы булмаса,андый жинулэр дэ булмас иде.

    Теги: ат чабышы