Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сайладык та, көрәштек тә

1994-96нчы елгы яшьләр арасында сигезенче мәртәбә узучы «Юлдаш» җәмгыяте призына татарча көрәш ярышлары быел бигрәк тә истәлекле көнгә туры килде - Россия Федерациясе Президентын сайлау көненә.

Шуңадыр да ярышларга килгән һәркемдә бәйрәм рухы хакимлек итте. Хәер, ярышларны ачу тантанасында ул үзен аеруча нык сиздерде. Көчле алкышлар астында шушы бәйгенең «төп гаепле» кешесе - «Юлдаш» җәмгыяте генераль директоры Алмаз Рашит улы Нотфуллинны бүләкләүдән башланды. «Безнең район җитәкчеләренең шундый бер күркәм гадәте бар - аларның һәркайсы ниндидер бер ярыш уздыруга алына. Менә шундый олы йөрәкле җитәкчеләрнең берсе сезнең алдыгызда, балалар», дип башлады чыгышын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев. «Гел дә шулай балаларны сөендерергә Ходай Сезгә насыйп итсен», дип үзенең олы рәхмәтен җиткереп, озак еллар иганәчелек белән шөгыльләнгәне өчен аңа Рәхмәт хаты, чәчәкләр бәйләме, бүләк тапшырды. Аннан соң сүз алган район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин балаларга келәмнәрдә җиңүләр теләделәр. Көрәш көтелгәнчә матур узды, бигрәк тә аның имгәнүләрсез узуы аеруча күңелләрне күтәреп җибәрде. 10 үлчәү авырлыгында, ике җиңелүгә кадәр көрәштеләр яшь батырларыбыз. Ә быелгы бәйгенең җиңүчеләре булып Шеңшеңәрдән Ринас Шәрифуллин (40 кг.), Арбордан Динар Гафиуллин (45 кг.) һәм Айрат Галиев (50 кг.), Яңгулдан Ирек Әхмәтханов (55 кг.) һәм Раушан Сабиров (70 кг.), 96нчы номерлы һөнәр лицееннан Булат Галиев (60 кг.), Чепьядан Рәис Низамов (65 кг.), гимназиядән Радион Романов (75 кг.), Салавычтан Рөстәм Зарипов (авыр үлчәүдә) танылдылар. Күчмә кубок Яңгулдан ничек килде, шулай кайтып китте. Бу елларда Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов егетләренә, гомумән, тиңнәр юк. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе күренә шул. Спорт остасы Ринат Хәйретдинов егетләре дә сынатмый башлады. Хәтта удмурт егетләре дә чын татар көрәше батырларына әйләнеп баралар. Бу ярышларда да аның 3 егете призлы урынны яулады һәм алар икенче булдылар. Соңгы елларда югалткан позицияләрен кире кайтарып, 96нчы номерлы һөнәр лицее егетләре өченче булдылар. Шуңа күңеле булгандыр, мөгаен, Фәрит Габделбәровичның. Татарча көрәш федерациясе рәисе аларга истәлек итеп «Без көрәшле халык» китабын тапшырды. Алмаз Рашитович та ярышлардан канәгать калды. 25 ел районыбызда спорт комитетын җитәкләгән, хәзерге вакытта күп ярышларның хөкемдары булган Ринат Борһановка ул үзенең истәлек медален, акчалата бүләген тапшырды, барлык хөкемдарларга олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250