Хезмәт

Сөендек

Хоккей сезоны ачылу Балтач урта мәктәбе коллективы өчен икеләтә сөенеч белән башланып китте.

Реклама

Мәктәп яны шугалагының районда беренчеләрдән булып ачылуы белән беррәттән, быел укучылар 22 комплект хоккей киемле дә булды. «Балтач сөт-май комбинаты» җитәкчесе Илшат Нуриев инициативасы һәм ярдәме белән тормышка ашкан әлеге изге эшкә спорт сөюче дуслар чын күңелдән сөенде. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мондый зур бүләк кабул иткән мәктәп коллективы Илшат әфәндегә ихлас рәхмәт хисләре белдереп, эшендә һәм тормышында зур уңышлар тели.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: