Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сер бирмибез

«Балтач газы» коллективы спортчылары Морквашида үткән XIV кышкы спартакиадада катнашып, зур җиңүләр белән кайтты.

Хезмәттә гел алдынгы булган егет-кызлар спортта да сер бирмәде. Полиатлон буенча үз яшь үзенчәлекләрендә Рөстәм Нигъмәтҗанов һәм Сидария Давлекова - I, Лилия Шамилова - II, Рамил Нигъмәтҗанов III призлы урын яулады. Ату буенча Наилә Булатованың күрсәткечләре II урынга лаек дип табылды. Матур нәтиҗәләргә ирешүдә, һичшиксез, Рәмзия һәм Рафаэль Хәкимовлар (чаңгы), Марсель Яумеев (чаңгы), Лилия Зәкиева (теннис), Рамил Котдусов (теннис), Рифкәт Баһаутдинов (ату), Хәтирә Лотфуллиналарның (чаңгы) да өлешләре бик зур.Елның-елында күрсәткечләрнең яхшыруын газчылар зур җиңүләргә өметләнүләре белән аңлата. Хәер, тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Булыр, алла боерса, алар бит максатларына ирешә торган коллектив.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250