Сезон ябылды
Мәктәпләрдә укулар тәмамланып, балалар бераз хәл алгач, Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә балаларны татарча көрәш серләренә өйрәтүче тренерлар үз балалары арасында иң көчлеләрне ачыклау өчен 7-13 яшьлекләр белән татарча көрәш ярышлары уздырды.
Җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды. Руфин Афанасьев (Чепья, 26 кг.), Илназ Мифтахов (Чепья, 28 кг.), Рафил Вафин (Норма, 32 кг.), Ранил Ганиев (Норма, 36 кг.), Ринас Шәрифуллин (Шеңшеңәр, 40 кг.), Әмир Хәйруллин (Арбор, 43 кг.), Ислам Галимов ( Арбор, 46 кг.), Инсаф Шакиров (Арбор, югары үлчәүдә). Шулай итеп, Яңгулдан Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов малайларына тиңнәр булмады. Икенче урында Ар-бордан Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин, өченчедә Чепьядан Татарстанның спорт остасы Ринат Хәйретдинов көрәшчеләре. Моннан тыш, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев 32 килограмм үлчәү авырлыгында җиңүчеләрне медальләр белән бүләкләде, чөнки иң күп көрәшче шушы үлчәү авырлыгында иде. Үзе белән алып килгән Татарстанның «Кызыл китабы»н ул бу юлы көрәш дөньясына тәүге тапкыр аяк баскан, ярышларның иң яшь, иң кечкенә көрәшчесе Яңгулдан Айнур Әсхәдуллинга тапшырды. Ярышларга «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Р.Закиров иганәчелек итте. Шулай итеп, көзгә кадәр районда көрәш сезоны ябылды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.5801
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.7201
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.7500
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар32200
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.42001
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.40001
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.36900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика