Хезмәт

Балтач районы

Спорт

Шахмат

Норма урта мәктәбендә 16 яшькә кадәрле балалар арасында шахмат ярышлары булып узды. Район беренчеле-гендә 15 мәктәптән 53 шахматчы көч сынашты.

Район чемпионнары булып гимназиядән Наилә Әшрәпова һәм Рамил Әүхәдиев танылды. Икенче призлы урынга Салавычтан Ландыш Иванова һәм Карадуганнан Ирек Рама-занов, өченчегә - Нормадан Ралина Хәмидуллина һәм Салавычтан Тимур Габделхаков лаек булды. Командалар арасында гимназиялеләргә тиңнәр булмады. Норма һәм Салавыч шахматчылары икенче, өченче урыннарны бүлеште. Шунысы кызыклы, Балтач мәктәбеннән килгән 2нче сыйныф укучысы Илсаф Шакировның зурлар белән барлык турда уйнап чыгуы күпләрдә зур соклану тудырды. Афәрин дими ни дисең?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев