Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат дөньясы кайный...

Башка спорт төрләреннән бер дә калышмый безнең шахмат дөньясы да. Районыбызның әле бер хуҗалыгында, әле бер предприятиедә уйныйлар да торалар.

Әле менә шушы соңгы вакытта гына Чепья торак-коммуналь хуҗалык предприятиесендә һәм «Активист» хуҗалыгында шаулап ике турнир узды. Шушы көздә кисәк кенә, уйламаган җирдән 58 яшендә районыбызның иң мөхтәрәм җитәкчеләреннән берсе булган Чепья торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе директоры Таһир Кави улы Кадыймов мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Спортны чын күңеленнән үз иткән җитәкче иде ул. Предприятиегә хуҗа булып килүгә, үз призларына район күләмендә шахмат турниры оештыра башлады. Туган авылы Арборда уза торган татарча көрәш ярышларының да даими иганәчесе иде ул, ел саен бүләген куеп килде. Шуңа күрә Таһирны Чепьяда узган ярыш алдыннан бер минут тынлык белән искә алдылар һәм ул быелдан җитәкче истәлегенә дип уздырыла башлады. Районыбызның күп еллар шахмат федерациясен җитәкләгән Равил Кәримов, район спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, оешманың бүгенге җитәкчесе, мәрхүмнең улы Марат Кадыймов үзләренең истәлекләре белән уртаклашканнан соң ярышлар башланып та китте. Җиңүчеләр көн караңгылангач кына билгеле булды. «Профессионал» шахматчылар арасында бу юлы да ир-егетләребезгә «көн» булмады. Нормадан Ландыш Гарифуллина аларның барысын бирелергә мәҗбүр итеп, янә чемпион булып танылды. Икенче урынга студент егетебез - Балтачтан Салават Габдрахманов лаек булса, өченчегә Чепьядан, ярышларның баш хөкемдары Илнур Мәрданов чыкты. Әле генә шахмат дөньясына кереп баручы уенчылар арасында Карык-Сермадан Семен Шестаковка тиңнәр булмады. Бу категориядә икенче урынны Нормадан Илнур Шакиров, өченче урынны Чепьядан Александр Андреев яулады. Турнирда мәктәп укучылары да үз көчләрен сынадылар. Балтач гимназиясеннән Илсаф Шакиров үзенә тиңнәр булмавын раслады. Икенче урынга Чепьядан мәрхүмнең оныгы Кәрим Кадыймов лаек булды. Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Гөлшан Сөләйманова бу юлы да күпләрне таң калдырып өченче призлы урынны яулады. Тикмәгә генә безнең булачак Алисәбез дип йөртмибез инде без аны.
Ярышларның икенчесе Доргада «Активист» кооперативы призына зурлар арасында узды. Биредә шах-матчыларыбыздан 10 ир-егетебез һәм бердәнбер кызыбыз Ландыш Гарифуллина көч сынашты. Һәм монда да Ландыш ир-егетләребезгә мат куйды, чемпион булды. Икенче урынны тагын Салаватыбыз яулады. Өченчедә исә Балтачтан Наил Хөснетдинов. Ә менә шахмат дөньясына әле кереп кенә баручылар арасында призлы урыннарга Илнур Шакиров, Алик Кузьмин, Олег Абрамов лаек булды. Алдагы уеннарның җиңүчесе Семен Шестаков бу юлы бишенче урын белән генә канәгатьләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250