Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат ярышларын «Сельхозхимия» ширкәте уздыра (фото)

Дистә елдан артык тарихы булган шахмат уены буенча «Сельхозхимия» ширкәте призына үткәрелә торган бу ярышныӊ әһәмияте бик зур.

Шулай булмыйча, ярышка бит чит төбәкләрдән дә иӊ көчле шахматчылар килә. Быел менә Вятские Поляны, Малмыж шәһәрләреннән, Биектаудан уенчылар катнаша, республиканыӊ башка районнарыннан да шахматчылар күп. Кызганыч, елныӊ елында бу уеннарда көч сынаша торган актанышлылар килә алмаганнар. Сәбәбе дә бардыр: чөнки кичә Актанышка дөнья чемпионы Анатолий Карпов килеп, төрле чаралар кунагы булды, бер юлы берничә тактада уен күрсәттте.
Уен дигәндә, төрлесе була, менә бер хата аркасында Бөрбаштан, Балтач урта мәктәбенеӊ 2нче сыйныф укучысы Әмир Габдрахманов оттырып куйды бит. Чарасызлыктан күзләреннән яшьләр килде егетнеӊ. Сиӊ зур өметләр баглыйбыз,синнән булачак, дип тынычландырдылар аны өлкәннәр. Шулай шул, шахмат та безнеӊ тормыш шикелле катлаулы, оттырган чаклар да була, әле аныӊ шакмаклары да аклы һәм каралы…

Җиӊүчеләр белән соӊрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250