Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахматчылар куандыра

Район шахмат федерациясе рәисе Наил Гыйләҗев тырышлыгы белән шахматчыларыбызга нинди генә ярышларга барырга туры килмәде бу җәй айларында.

Иң куанычлысы алар өчен билгеле, Универсиадага бару иде. Тагын да көтелмәгәнрәге, Универсиадага баргач, килгән тамашачылар белән аларның шахмат буенча блиц-турнирга эләгүләре булды. Казан ипподромында оештырылган бу турнирдан бик шатланып кайттылар алар. Шатланмый ни, кечкенә балалар арасында уйнап, Балтачтан Гөлшан Сөләйманова - өченче, аның остазы Нормадан Ландыш Гарифуллина хатын-кызлар арасында икенче урынны яулады. Менә шулай Универсиадага карарга барып, алар Универсиада бүләкләре дә алып кайттылар.


Бөтендөнья шахмат көнен зурлап уздыру Кукмарада матур традициягә әйләнеп бара. Шул уңайдан быел оештырылган ярышларга безнекеләр дә чакырулы иде. Тагын зур шатлык белән кайтып керделәр аннан. Гөлшаныбыз белән Ландышыбыз бу ярышларда үзләренә янә тиңнәр булмавын раслап, беренче урын яуладылар. Өлкәннәр арасында барган ярышларда исә, «Балтачагрохимсервис» оешмасыннан Габдрәфыйк Фәйзрахманов икенче булды. Дәрәҗәле дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырганнар үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250