Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шакировлар тагын балаларны куандырды (+фоторепортаж)

23нче май көнне Балтач гимназиясендә Илнур Шакиров призына традицион шахмат турниры үткәрелде.

Ярышлар 1-3,4-6,7-9 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Барлыгы 32 бала катнашты.

1-3 сыйныфлар арасында Дилә Закирова, Сәйдәш Камалов беренчелекне яулады.  Зифа Корбанова, Әмирхан Хәйруллин – икенче, Дилә Хәбибуллина, Кәрим Гарипов өченче булдылар.
4-6 сыйныфлар арасында Кәрим Хәйруллин, Камила Юнысова – беренче, Айнур Гарифуллин, Алия Зиатдинова – икенче, Камил Шайхетдинов, Алсу Кәримова өченче призлы урын яуладылар.

7-9 сыйныфлар арасында Илсаф Шакиров, Айсылу Йосыповаларга тиңнәр булмады. Аяз Исрафилов, Нәргизә Хәкимова – икенче, Мөхəммəд Закиров һәм Гүзәл Хөснетдинова өченче урын яулады.

- Җиңүчеләребезгә спонсорыбызның саллы бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды. Шулай ук матур уен күрсәткән уенчыларыбызга да аерым бүләклэр тапшырылды.Изге Рамазан аенда ярыш оештырып, балаларыбызны куандырганнары өчен барлык катнашучылар исеменнән Шакировлар гаиләсенә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез, – дип хәбәр итә ярышларның баш хөкемдары, тренер Ландыш Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев