Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шәхси эшмәкәр Тәлгать Газизов призы Нормада калды

Бүген Норма бозында 2 көн дәвамында барган шәхси эшмәкәр Газизов Тәлгать призына алкалы хоккей ярышларыныӊ төп өлеше узды.

Төркемнәрдән беренче урын алып чыккан Чепьяныӊ «Вираж», «Сосна», «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык), «Бөрбаш» командалары үзара көч сынаштылар. «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык ) командасы чепьялыларны 5:1 исәбенә отып, финалга чыкты. Финалга шулай ук «Сосна» командасы бөрбашлыларны буллит аша 3:2 хисабына отып чыкты. Ә өченче урын өчен «Вираж» һәм «Бөрбаш» командалары көч сынашты. Җиӊү чепьялыларга елмайды, исәп 5:2.
Финалда «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык) командасы «Сосна» командасы капкасына 6 алка ташлап, үзләренә бары 2не уздырып, җиӊүче булды.
Җиӊүче командаларга саллы акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу ярышларны оештыручыларга, хөкемдарларга рәхмәт, нәкъ алар кебек тынгысыз, инициативалы кешеләр булганда мондый ярышлар сүнмичә дәвам итәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250