Хезмәт

Шуып та карадык инде быел чаңгыда

Шушы көннәрдә генә бер-бер артлы ике районкүләм ярышлар булып узды. Аның беренчесе - "Сабантуй" ял паркында узган эстафета ярышлары булса, икенчесе - Чепьяда узган чаңгы ярышлары. Икенчесе Чепья җирлегендә яшәүче эшмәкәрләр иганәчелегендә узды.

162 чаңгычы катнашкан эстафета ярышларында Балтач гимназиясе, Балтач, Кече Лызи, Чепья мәктәпләре чаңгычылары өстенлек күрсәттеләр. Призерлар исемлегенә керүчеләр арасында Урта Көшкәт, Сосна мәктәпләре чаңгычылары да бар иде.
Чепьяда узган чаңгы ярышларында исә 1998-99 елгылар арасында беренчелекне Лызидан Карина Бедикян һәм Чепьядан Александр Никитиннар яулаган булса, калган урыннарны Зилә Каюмова /Балтач/, Зәлил Бикбаев /Балтач/, Радион Кушаев /Лызи/ бүлештеләр. 2000-01 елгылар арасында Чепьядан Татьяна Андреева һәм Дмитрий Плотниковлар җиңүче булды. Икенче-өченче урыннарга Ләйлә Каюмова /Балтач/ һәм Әдел Мостафин /гимназия/, Элина Сәгыйтова /Балтач/ һәм Эмиль Сәмигуллин /гимназия/ лаек булдылар.
2002-03 елгылар арасында призлы урыннарны Ульяна Кумаева/ Чепья/, Аяз Исрафилов /гимназия/, Сөмбелә Гыйбадуллина /Сосна/, Рәйхан Газыймов, Илдар Галиев /гимназия/ яуладылар.
2004-05 елгылар арасында Талия Галиева /гимназия/, Артем Степанов /Лызи/, Гөлшан Сөләйманова /Балтач/, Арсений Иванов /Лызи/, Диләрә Хафизова /Сосна/, Рамил Шәйхетдинов /гимназия/ җиңүче булдылар.
2006 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында бу урыннарны Алия Исрафилова /гимназия/ һәм Илназ Кәбиров /Балтач/, Әдилә Нуриева /гимназия/ һәм Руслан Андреев /Балтач/, Эльза Кумаева /Чепья/ һәм Сәйдәш Ситдыйков /Сосна/ бүлештеләр.
Ярышларда өлкәннәр дә үз көчләрен сынап карадылар. Гимназиядән әниле-кызлы Фәридә һәм Ландыш Нәкыйповалар чемпион булдылар. Шулай ук бу исемгә Балтачтан Сергей Григорьев та лаек булды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: