Хезмәт

“Сәламәт буласым килә”

Бу дөньяда һәркемнең сәламәт буласы килә. Сәламәт булыр өчен кешедә яшәү теләге һәм ихтыяр көче булырга тиеш. Ләкин файдалы ризыклар гына ашап сәламәт булам димә. Аның өчен кышын саф һавада чана-чаңгыда, тимераякта шуарга, җәен йөгерергә, су коенырга кирәк. Шулай эшләгәндә генә сәламәт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барып була.

"Факел" клубы яшүсмерләре дә үз сәламәтлекләренә битараф түгел. Алар буш вакытларын күбрәк саф һавада чана-чаңгы шуып уздырырга яраталар. Яшүсмерләр ял көнендә чаналарны тартып тау шуарга җыелдылар. Рәхәт тә соң бергәләшеп чанада җилдерүләре! Балаларның шат авазы күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Йомшак кар бөртекләре битне иркәли, сыйпый. Табигатьтә эчкән кайнар чәй һәм көлдә пешерелгән йомры бәрәңге яшүсмерләрне бер-берсе белән дуслаштыра, ялны тагын да күңелле итә. Саф һаваны, спортны үз иткән яшүсмерләрне күреп чын күңелдән шатландым һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләгән яшүсмерләрнең саны тагын да артсын иде дип теләдем.
Фото: http://www.trakai-visit.lt/ru/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: