Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Сәламәт булыйк, авыртмыйк, спортны һәрчак үз итик»

Физкультурачылар көне – профессионал спортчыларныкы гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме.

Физкультурачылар көне уңаеннан район башкарма комитетының спорт эшләре һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин белән әңгәмә.

– 2020 елда чикләүләр булу сәбәпле, спорт өлкәсе үзгәрешләр кичерде. Онлайн эшләү зур югалтуларга юл куймадымы?

– Балтач районы үзенең тырыш, хезмәт сөючән халкы белән республика, Рәсәй күләмендә һәрчак аерылып торды. Ул булмасын авыл хуҗалыгы тармагы, җитештерү, мәгариф, мәдәният өлкәсе. Шулай ук спорт юнәлешендә дә һәрчак уңышларыбыз күп булды. Моңа дәлил булып дистә еллар буенча килгән көрәш өлкәсендәге батырларыбыз, волейболдагы, кул көрәшендәге уңышларыбыз, бүгенге көндә олимпия спорт төрләренә кермәгән шахмат буенча да җиңүләребез тора. Эшчәнлегебез 2020 елда мәгълүм сәбәпләр аркасында бераз туктап калды. Кызганычка каршы, бик күп спорт чараларын үткәрә алмадык. Әмма үз алдыбызга тиз арада бурыч-максатлар билгеләп, эшчәнлегебезне дәвам иттек. Һәрбер остаз, бүлек, «Форпост», спорт мәктәбе үзенә куйган бурычларны үтәп, шактый гына чаралар үткәрүгә иреште. Монда физкультура укытучыларының да актив булуларын әйтеп узарга кирәк. Аларның һәрберсе укучылар белән онлайн режимда шөгыльләнде. Чикләүләр бераз йомшара төшкәч, август аенда беренче тапкыр ачык һавада, республика көненә багышлап, батырлар бәйгесе үткәрдек. «Балтасиада» кысаларында узган пляж волейболы, йөгерү, эстафета (рәсемдә) кебек спорт ярышлары, ат чабышлары әлеге бәйрәмне тагын да бизәде. Менә шулай әкренләп кенә спорт чаралары үткәрелә башлады. Шулай да декабрь аена кадәр әле спортзалларда зур чаралар үткәрә алмадык, әмма спорт сөюче райондашларыбыз ачык һавада, паркларда шөгыльләнде. Һәм ел ахырында көрәш, волейбол, баскетбол, мини футбол ярышлары белән эшчәнлегебезне тулы көченә дәвам иттек.

– Рөстәм Рафисович, бәйрәмне нинди уңышлар белән каршы аласыз?

– Спортчыларыбызның уңышларын өч категориягә бүлеп карарга кирәк: яшь балалар спорты, профессионал спортчылар һәм мөмкинлекләре чикле булган спортчылар. Физкультура укытучыларының нигезле эшләре булмаса, без остазлар белән генә әллә ни зур уңышларга ирешмәгән булыр идек. Форсаттан файдаланып, һәрбер физкультура укытучысына зур рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә. Алар биргән ныклы нигезне исә тренерларыбыз төрле юнәлешләр буенча дәвам итә. Остазларыбызның тырыш нәтиҗәсе белән ел да балалар зур нәтиҗәләргә ирешә. Ел дәвамында шөгыльләнүче тренерыбыз Рәлиф Әскаров командасын аерым әйтеп узасым килә. Моңарчы без авыл районнары арасында беренче өчлектә барсак, 2020 елда шәһәр районнары арасында да үз позициябезне югалтмадык. Гомуми нәтиҗәләр буенча Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре спортчыларыннан гына калышып, өченче урынны яуладык. Әлбәттә, бу зур хезмәт. Район җыелма командасы составында гына түгел, Татарстан командасы составында да катнаша алырлык егет-кызларыбыз бар.

Кул көрәшен дә ассызыклап узарга кирәк. Инде менә дистә еллар Фагыйль Гайнетдинов җитәкчелегендәге тренерлар ел дәвамында безнең ярдәмнән башка, үзләре иганәчеләр табып ярышлар үткәрә. Республика, Рәсәй, Европа күләмендәге ярышларда катнашып, спорт остасына кандидат дәрәҗәсенә җитәрлек спортчылар тәрбиялиләр. Балалар арасындагы көрәш тә спорт өлкәсендә аерым урын алып тора. Ринат Хәйретдинов җитәкчелегендә эшләүче абруйлы тренерларыбыз матур нәтиҗәләр күрсәтеп, республика җыелма командасына бирә алырлык батырлар үстереп киләләр. Баскетболчы егетләребез дә гел приз-лы урыннар яулыйлар. Волейболчыларыбыз да матур нәтиҗәләр белән сөендерә. Түбән Кенә кызлары, Кунырдан егетләр командасы ел да зур җиңүләр яулыйлар.

Зурлар спортындагы уңыш-ларга килгәндә дистә елдан артык шахмат федерациясе җитәкчесе булып эшләүче Наил Гыйләҗевка аерым рәхмәт белдерәсем килә. Ярышлар үткәрүдән тыш, матди яктан да ярдәм итә ул. Ландыш Гарифуллина спорт мәктәбендә бер генә тренер булуга карамастан, берүзе зур нәтиҗәләр күрсәтеп, Татарстан, Рәсәй күләмендә чемпион исемнәре яулый ала торган егет-кызлар тәрбияли. Көрәш федерациясенең яңа җитәкчесе Фәнис Шәрипов та беренче көннән үк җиң сызганып эшкә кереште. Сентябрьдән алып май аена кадәр футбол лигасы оештырып, һәр атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә ярышлар уздыручы Балтач егетләренә дә афәрин диясем килә. Хоккей федерациясе җитәкчесе Илшат Шакировның да хезмәте, матди ярдәме егетләребезгә җиңүләргә зур этәргеч булып тора. Хоккей зур нәтиҗәләр биргән спорт төрләренең берсе ул. Районыбызда ир-егетләр генә түгел, соңгы елларда кызларыбыз да бу спорт төренә тартыла башлады. Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында  да үз лидерлары бар, бочча, шахмат, шашка, кул көрәше буенча җиңү яулаган егет-кызларыбыз районыбыз горурлыгы.

– Җиңүләр дәвамлы булсын өчен районыбызда спортчыларга мөмкинлекләр тудырылганмы?

– Төп бурычыбыз  – бүгенге көн таләбенә туры килерлек спорт мәйданчыклары, объектлары булдыру. Шөкер, бүгенге көндә спортчыларыбызга шөгыльләнү өчен матди техник базабыз, мөмкинлекләребез бар. 2010 елда «Балтач» спорт сарае ачылды, райондашларыбызга спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. 2013 елдан башлап ел саен берәр спорт мәйданчыгы төзелеп килә. Аларның саны бүгенге көндә 26га җитте. Аңа өстәп үзара салым акчасына да  уен мәйданчыклары төзелә,  бүгенге көндә утыз авылга 38 уен мәйданчыгы бар.  «Дулкын» бассейны, «Хыял» яшьләр үзәге, «Факел» яшүсмерләр клубы, Кариле, Шеңшеңәр, Кече Лызи  спорткомплекслары да спортчыларыбыз өчен зур мөмкинлекләр ача. Рашит Ильясов ярдәме белән «Чанатау», «Шугалак-тайгалак» эшләнде. 30га якын хоккей тартмаларыбыз бар. Бүгенге көндә алар иганәчеләр ярдәме белән гел яңартылып килә.

– Алны-ялны белми эшләүче тренерларыбызга алмашка яшьләр киләме? Спорт буенча югары белем алучылар күпме?

– 2016 елда район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Идел буе спорт академиясендә студентлар белән очраштык. Ул чорда әлеге уку йортында Балтач районыннан төрле юнәлеш буенча 48 студент белем ала иде.Спортны аңлап, үз иткән егет-кызларыбыз булу районыбыз өчен горурлык. Әйтергә кирәк, аларның саны күп. Тренерларның яше буенча без республикада алдынгы урыннарда торабыз.  Тырыш, нык әзерлекле һәм эшлим дигән яшьләр кайта. Әле районга кайту гына түгел, алар берәр спорт төре буенча җыелма команда составында катнаша һәм зур уңышларга ирешә. Без моның белән сөенә алабыз.

– Бәйрәм уңаеннан спорт сөючеләргә теләкләрегез.

– Спорт сәламәтлекне ныгытып, тәнне генә түгел, ә рухны да камилләштерә, батырлык, максатка ирешүдә ныклык тәрбияли, ихтыяр көчен арттыра. Сәламәт булыйк, авыртмыйк, спортны һәрчак үз итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт