Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Смәел малайлары келәмнәрдә “ут” чыгарды (фото)

Габдулла Тукай хөрмәтенә Субашта уздырылучы ярышның быелгысы күңелләребездә күбрәк ачылу тантанасы белән истә калды.

Узган елгы ярышларга без шагыйребез иҗатындагыча "пар атлар" белән кергән булсак, быел Субаш мәктәбенең булачак сәхнә "йолдызы" Игорь Иванов үзенең Ходай биргән кабатланмас моңлы тавышы белән безгә чишмәләр чыңлавын да, сандугачлар сайравын да ирештерде. Ирексездән гәүдәләребезгә "каз тәне" чыгарды. "Мин инде үземне җыр-моңлы кеше дә дип әйтмәс идем. Ну, малай, күңелләрне кузгатты бу бала", - дип әйтеп куймасынмы шулчак Нормадан танылган тренерыбыз Наил Гарифуллин. Менә шундый тәэсирле чыгыштан соң ничек көрәшмисең дә, ничек җиңмисең ди инде?! Даими эзләнү нәтиҗәсендә ел саен ниндидер бер матур мизгел тудыралар да куялар бу Субаш мәктәбендәгеләр. Дөрес, проблемалы чакларыбыз да булмады түгел, булды.
Яшүсмерләр арасында узучы бу ярышларыбызга бер мәл 30-40 кына кеше килә башлады. Өлкән сыйныфларда белем алучы укучылар БДИгә әзерләнсә, студентларыбыз уку калдырып ярышларыбызга кайта алмый башладылар. "Массовость" бетә башлаган иде. Тукай исемендәге җәмгыять рәисе Рамил Мөхәммәтгалиев белән киңәшләшү дә ярады. Аның: "Егетләр, әйдә, берничә өстәмә кечкенә үлчәү авырлыгы куеп карыйбыз мәллә... мөмкинлекләребез бар бит", диюе булды, үлчәү авырлыгын 10нан 13кә күтәреп тә куйдык. Шулай итеп, ике ел инде, ярышларыбызны 26 килограмм үлчәү авырлыгыннан башлап җибәрәбез.
Кечкенәләр көрәше бөтенләй икенче инде ул. Ярышларыбызга да 98 көрәшче җыйналды. Ярышларыбызны ике келәмдә "көчкә" уздырып бетердек. Ә иң мөһиме, ярышларыбыз имгәнүләрсез узды. Бу юлы да узган ел Кубокны алып киткән Смәел малайлары "ут" чыгарды келәмнәрдә. Яңгуллылар, чепьялылар күпме генә тырышсалар да булдыра алмадылар, смәеллеләрдән калган урыннарны бүлештеләр.
Әлеге команданың 10 көрәшчесе бу юлы да төрле дәрәҗәдәге бүләк белән кайтып китте. "Смәел" җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакиров һәрдаим хәлләрен белеп тора икән укучыларның. "Яңа елда түгәрәккә йөрүче һәр балага акчалата бүләкләр тапшырды. "Борцовкалар" белән ярдәм итте. Табигатьтә аның тырышлыгы белән әзерләнгән мул табыннар артында узган сезонга йомгак ясыйбыз", - дип үз фикерләре белән уртаклашты остазлары Альберт Миннеханов. Менә кайда ята икән бу җиңүләрнең сере.
Инде быелгы ярышларыбызның җиңүчеләре белән дә танышып узыйк.
26 кг. кадәр үлчәү авырлыгында: 1. Илдан Әүхәдиев /Арбор/, 2. Ислам Йосыпов /Чепья/, 3. Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/.
30 кг.кадәр: 1. Ильяс Йосыпов /Чепья/, 2. Әлфис Галимов /Бөрбаш/, 3. Сәйдәш Хаҗиев /Смәел/.
36 кг.кадәр: 1.Нияз Әскаров /Арбор/, 2. Никита Михайлов /Куныр/, 3. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/.
40 кг.кадәр: 1.Хәсән Әсхадуллин /Яңгул/, 2. Илназ Якупов /Смәел/, 3. Илназ Мәхмүтов /Салавыч/.
45 кг.кадәр: 1.Кәрим Ногманов /Чепья/, 2. Александр Свиридов /Яңгул/, 3. Кәрим Зәйнуллин /Норма/.
50 кг.кадәр: 1.Илгизәр Галимуллин /Смәел/, 2. Тимур Зайцев /Смәел/, 3. Артур Сәфиев /Чепья/.
55 кг.кадәр: 1. Рәсүл Дәүләтшин /Куныр/, 2. Әдел Фазылҗанов /Норма/, 3. Илназ Якупов /Смәел/.
60 кг.кадәр: 1.Самат Мөҗипов /Норма/, 2. Руфил Хәбибуллин /Яңгул/, 3. Аяз Зиннәтуллин /Смәел/.
65 кг.кадәр: 1.Рөстәм Гыйльмуллин /Яңгул/, 2. Рәдиф Гарипов /Яңгул/, 3.Рәниф Камалов /Чепья/.
70 кг.кадәр: 1.Илгизәр Габделбәров /Смәел/, 2. Фәнис Гафиуллин /Арбор/, 3.Илгизәр Гайнетдинов /Яңгул/.
75 кг.кадәр: 1.Фәннур Әгьлиуллин /Смәел/, 2. Рөстәм Хәнәфиев /Яңгул/, 3. Ислам Сөләйманов /Куныр/.
80 кг.кадәр: 1.Илнар Фазылҗанов /Чепья/, 2. Рамил Сабиров /Яңгул/. (Бу үлчәү авырлыгында ике генә көрәшче иде - Н.С.)
Авыр үлчәүдә: 1.Булат Вафин /Смәел/, 2. Илсаф Рәфыйков /Яңгул/, 3.Айнур Ганиев/Норма/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250