Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сочи үзебездә булды....

1996-98 елгы балаларыбыз арасындагы татарча көрәш ярышлары күтәрекнке рухта, үз югарылыгында узып китте.Районыбызның 16 мәктәбеннән иң-иңнәре генә саналган 59 яшь көрәшче җыйналган иде.

Иң-иңнәре дип шуңа язуым, чөнки ярышларыбызга ут күршеләребез Саба, Арча, Кукмара, Мамадыш көрәшчеләре дә чакырулы иде. Шуңа да тренерларыбыз бу бәйгегә тәҗрибә туплаган көрәшчеләрен генә алып килүне хуп күргәннәр иде. Күрше районга барганда үзебез дә бит көчле балаларны гына җыярга тырышабыз бит. Көрәш җитәкчеләренең иртәгә ярыш була дигән көнне генә Әлмәттән таралышулары гына ут күршеләребезнең безнең ярышларга килмәвенә сәбәпче булды, минемчә. Бер ярышта җитәкчеләребезнең үгет-нәсыйхәтеннән башка башланмый инде бездә . Бу юлы да район спорт бүлеге җитәкчесе Татарстанның атказанган спорт остасы Р.Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе РСФСР ның спорт остасы Ф.Әхмәдиев балалар алдында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай итеп, "Балтач" универсаль спорт залының ике келәмендә ярышлар башланып та китте. Көрәшләр башлануга фаразлаулар да башланды. Күпчелек командалар тулы булмаган составта килгән чакта, Яңгулдан Ранил Габдрахманов ярышларга15 бала алып килгән иде. "Елның -елында Яңгулда булган кубок быел да шунда кала икән ",-диештеләр тренерлар. Чыннан да шулай булды да. Җырлап , беренче урынны алдылар алар. Ә менә Куныр командасының икенче урынга чыгуы күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл булды ахры. Заманында үзе призлы урыннардан төшмәгән Ленар Саттаровның беренче хезмәт җимешләре булды бу. Тырыша егет. Һәр ярыштан 3-4 призлы урынсыз кайтып киткәне юк аның. Чепьядан Ринат Хәйретдинов удмурт егетләреннән менә дигән көрәшчеләр ясагач, /бу ярышта алар өченче призлы урынны яуладылар.Н.С./ Урта Көшкәт мәктәбеннән Руслан Михайлов менә ничә ярыш рәттән инде, удмурт малайларын көрәш серләренә бераз төшендерү максатыннан, ярышларга алып килеп утыра. Бер көрәшче егетне тренер итеп куеп җибәрәсе генә бар. Әкренләп-әкренләп бар авырлыкларны җиңеп барабыз, ахрысы. Бу ярышларыбызның Биектауда узачак Татарстан беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булганлыктан, бик кызу барды ярышлар. Әй, күңел биреп тә көрәштеләр инде, егетләр. Ярышларга югары уку йортында белем алучы егетләребез дә кайткан иде. Травмасыз да калып булмады, бу юлы. 65 килограммда бил алышкан Балтач егете Салават Муллагалиев дүртенсче әйләнештә кулын авырттырып ярышлардан төшеп калырга мәҗбүр булды. Призлы урынны яулыйсы иде үзе. Шуңадырмы, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев үзенең махсус акчалата бүләген Салаватка тапшырырга карар кылды. Ярышларыбызның даими кунагы, иганәчесе Фагыйль Шәфигуллинның акчалата бүләге бу юлы Смәел көрәшчесе Аяз Зиннәтуллинга насыйп булды. Рәхмәт аларга. Билгеле, бу очракта рәхмәтнең иң зурысын Алмаз Рәшит улы Нотфуллинга җиткерергә кирәктер. Карадуган мебель фабрикасы призына узган ярышларның дәвамчысы буларак менә ничә еллар дәвамында инде ул балалар күңелен күреп килә. Призлы урынны яулаучылар, җиңүче командаларның тренерлары акчалата бүләкләр, чемпионнар медальләр алалар. Шулай дәвамлы гына була күрсен инде. Менә алар, "Юлдаш" җәмгыяте призына ярышларның чемпионнары: Руфил Хәбибуллин/Яңгул-40 кг/., Фәнис Кәбиров/Арбор-45 кг/, Алҗфир Хәбибуллин/Яңгул-50 кг/, Илҗнар Саттаров/Куныр-55 кг/, Илдан Әхмәтханов/Яңгул-60 кг/, Дилүс Рамазанов/Түнтәр-65 кг/, Рәлиф Галиев/Шеңшеңәр-70 кг/, Айрат Хәйруллин/Яңгул-80 кг/, Рөстәм Рамазанов/Яңгул-авыр үлчәүдә/. Менә шулай, Сочи үзебездә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250