Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сочига шигъри сәлам

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Сезгә Балтач гимназиясенең укучылары яза. Бу көннәрдә гимназиябездә татар теле атналыгы уза. "Сочидагы Олимпия уеннарына шигъри сәлам" дигән бәйгегә язган шигырьләрне сезгә дә җибәрергә уйладык. Сочи Олимпия уеннары! Сочида кышкы уеннар, Гөрләп тора илебез! Сочида Олимпиада, Көткән идек, һичшиксез. Көчлеләрнең көчлеләре, Җыелган һәрбер илдән. Колач җәеп каршы...

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Сезгә Балтач гимназиясенең укучылары яза. Бу көннәрдә гимназиябездә татар теле атналыгы уза. "Сочидагы Олимпия уеннарына шигъри сәлам" дигән бәйгегә язган шигырьләрне сезгә дә җибәрергә уйладык.
Сочи Олимпия уеннары!
Сочида кышкы уеннар,
Гөрләп тора илебез!
Сочида Олимпиада,
Көткән идек, һичшиксез.
Көчлеләрнең көчлеләре,
Җыелган һәрбер илдән.
Колач җәеп каршы алдык,
Кунаклар безгә килгән.
Менә ярышлар башланды,
Көч сынаша спортчылар.
Чаначылар, чаңгычылар,
Хоккейчылар, фигуристлар...
Җиңәргә тели алар!
Җиңүгә лаек һәрберсе,
Алар бар да яхшылар.
Ләкин бу Олимпиада,
Шуңа җиңә иң көчлеләр!
Без көч биреп торырбыз,
Күп медальләр алыгыз.
Алга, илем спортчылары,
Сез җиңүгә лаексыз!
Динә Вәлиева 6 нчы А
* * *
Менә ямьле кыш килде,
Ул Олимпиада алып килде.
Россия, Россия, Россия-чемпион!
Россия булмыйча, кайсы ил тагын?
Швеция, Кытай, Японияме?
Юк,
безнекеләр беренчелекне яулар!
Бер илгә дә алар баш бирмәсләр!
Спортчыларыбыз белән горурланабыз
Стадионда аларга көч бирәбез.
Ләйсән Фазылҗанова 6 нчы А
Олимпиада
Олимпиада башланды
Россия дүрт медаль алды!
Германия, Норвегия...
Аларда калышмады
Биатлон, хоккей, чаңгы-
Барысында карадым.
Спортчыларга көч биреп,
Тавышсыз кала яздым
Олимпиада шәп һәм зур
Нәкъ безнең класс кебек
Бездә бергә җыелашсак
Бәхәсләшәбез кызып!
Салават Сабиров 6нчы А
Сочида Олимпиада -
Бөтен кеше тырыша
Алтын медаль яулар өчен,
Спортчылар узыша.
Ирек Зарипов 6 нчы А
.
Безнең Сочи
Быел кышны көтеп алдык,
Озак көткән вакыйга-
Олимпиада килеп җитте
Безнең илгә - Сочига!
Рамил Әшрафҗанов 6 нчы А
Олимпиада башланды,
Кунаклар килде.
Биек урыннар алырбыз,
Җиңү яуларбыз.
Чит илләрнең спортчылары
Бигрәк җитезләр.
Тик Россия егетләре
Тагын да тизләр.
Сез диеп без җан атабыз,
Алга, апа - абыйлар!
Алтын медальләр алыгыз,
Җиңегез, егет - кызлар!
Алсинә Нуриева 6 нчы А
Сочи олимпиадасы
Озак көтелгән олимпиада.
Сочига килеп җитте.
Барчабызны куандырып,
Күп җиңү алып килде.
Анда килә төрле илдән
Меңнән артык спортчы.
Бу кунакларның күбесе
Чемпион булмакчы.
Сочида җиңү- ул бик зур вакыйга,
Шуның өчен зарур нык тырышырга!
Булат Камалиев 6 нчы А
Сочи
Көтеп алган зур ярышлар
Килеп җитәр бу җиргә
Беләсегез килсә ,дуслар,
Олимпиада Сочида!
Килер төрле илләр безгә
Кытай , АКШ , Германия...
Без беләбез иң җитезләр
Лаек булыр зур данга.
Азат Нәбиев 6 нчы А

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250