Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сөенечле дә, бераз көенечле дә бәйге... (фото)

Игезәкләр Инсаф белән Илсафның бил алышканда аяк-кулларын сындыруына шулкадәр көендек.

Ковид зәхмәте нәтиҗәсендә Яңгул авылының матур бер көрәш бәйгесе узудан туктап торган иде. Ниһаять, без аны быелдан, яңадан торгызып җибәрдек.

Үзенең куәтле матур көрәше белән заманында бөтен республикабызның легендасына әверелгән, РСФСР ның спорт остасы — Хәтәр батыр данын алган Дамир Зиннәт улы Сафиуллин истәлегенә уза торган бәйге турында язуым.

Матур башланып китте ярыш. Заманча эшләнгән мәдәният йорты бу көнне чын батырларны гына җыйган иде дисәм дә  ялгыш булмас кебек. Заманында Татарстанның атказанган тренеры Газизҗан Газыймов тәрбияләп үстергән батырлар Яңгул данын еракларга таратты бит. Рәхмәт, бу дан әлегәчә дәвам итә.

Ярышларыбызны ачарга килгән район башкарма комитет җитәкчесе —Татарстанның атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы Айдар Хәйретдинов үз чыгышында мәрхүм турында истәлекләре белән уртаклашып, яңгуллыларның яңадан-яңа җиңүләр яулавын теләде. Якын көннәрдә генә шушы җирлектәге «Яңа тормыш» җәмгыятен җитәкләргә алынган, тагын бер данлыклы көрәшчебез, Татарстанның атказанган көрәш остасы Ранил Габдрахманов үз чиратында барыбызны да бу бәйгеләребезнең дәвамлы буласына ышандырды. Яңгул батырлар иленең бертуган Әхмәдиевлар, Рәфыйковлар, Сафиуллиннар династияләре генә ни тора бит.

Көн дә көрәш дөньясында кайнап торабыз шул. Кайнагач, төрле хәлләргә юлыгып та куябыз. Шушы бәйгебез алдыннан гына Руслан Рәфыйковның, Ленинград өлкәсе командасы составында бил алышып, Россия чемпионы исемен яулавына ничек сөенсәк, бу ярыш вакытында шушы ук гаиләдән игезәк энеләре Инсаф белән Илсафның бил алышканда аяк-кулларын сындыруына шулкадәр көендек. Менә шулай да була икән әле ул. Бик сирәк була торган вакыйга инде бу.

Алар артыннан ук Тимирязев исемендәге җәмгыять көрәшчесе Илдар Абдуллинның да травма алуы күпләребез өчен уйланырга җитди сәбәп тә булды. Төрле фикерләр булды. Берәүләр ярышларны көзгә калдыруны сорасалар, икенчеләре келәмнең юкарак булуына ишарә ясадылар, өченчеләре исә авитаминоз чорына бәйләделәр. Кыскасы, сүз артыннан сүз чыкты.

Ярышларыбызга килсәк, аны үз югарылыгында узды дип әйтәсем килә. Матур көрәш күрсәттеләр егетләребез. Узе дә Татарстанның спорт остасы булган, районыбызның «спорт министры» Рөстәм Заһидуллин әйтмешли, хәтта китаплар гына язарлык алымнар да күрсәттеләр бу бәйгедә көрәш осталарыбыз.

Барыбызга да кул көрәше остасы буларак таныш булган Шеңшеңәрдән Ранил Гыйззәтуллинның, Яңгулдан гармунчы Наил Нургалиевның көрәшләре генә дә ни тора бит, җәмәгать. 

Җәмгыять 5 үлчәү авырлыгында 1-4 урыннарны яулаучыларга күләмле акчалата призлар, медальләр өстенә махсус бүләкләр дә әзерләгән иде. Бу бүләкләргә Яңгулдан Наил Нургалиев, Смәелдән Илгизәр Галимуллин, Салавычтан Айзат Апановлар ия булдылар.

Сафиуллиннар гаиләсе исә үз бүләкләрен Рәфыйковлар гаиләсенә бирергә булдылар Заманында үзләре дә келәмдә бил алышкан аталы-уллы Ильяс һәм Динар Фатыйховлар үз бүләкләренә абсолют батыр өчен көрәш оештырдылар. Чепьядан Рөостәм Сираҗиев белән Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллиннарның бил алышы соңгысына җиңү китерде.

Команда беренчегендә исә 12 команда арасында призлы урыннарны «Кызыл юл» кооперативы, «Яңа тормыш» җәмгыяте, Тимирязев исемендәге җәмгыять көрәшчеләре бүлеште.

Менә алар бәйгенең җиңүчеләре - 65 кг. кадәр:Ислам Бурашов/Нонәгәр/, Әлфис Галимов, Ленар Әүхүдиев /икесе дә Бөрбаштан/, Айнур Гарифуллин/Норма/. 75 кг. кадәр: Илнар Муллахмәтов/Яңгул/, Рәнис Зарипов/Чепья/, Айзат Апанов/Салавыч/, Аяз Зиннәтуллин/Смәел/.85 кг. кадәр: Илгизәр Галимуллин/Смәел/, Айдар Галиев/Норма/, Наил Нургалиев/Яңгул/, Фәнзил Фәсхетдинов/Балтач/.100 кг.: Рөстәм Сираҗиев/Чепья/, Рамил Камалетдинов/Яңгул/, Ранил Гыйззәтуллин/Шеңшеңәр/, Илмир Гыйльфанов/Нөнәгәр/. Авыр үлчәүдә: Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/, Булат Вафин /Чутай/, Инсаф Рәфыйков Яңгул/, Дилүс Сабиров/Карадуган/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш