Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Соснада хоккей ярышлары гөрләп узды (фото)

Соснада 2006-2007 елгы балалар тимераякта узышты.

Аллага шөкер, тагын бер спортка йөз белән борылган җитәкчебез барлыкка килде. "Сосна" җәмгыяте рәисе Фирдәвес Ситдыйков турында әйтүем. Әле генә район күләмендә гөрләтеп чаңгы ярышлары оештырган иде, инде менә кичә генә тимераякка баскан дисәм дә ялгыш булмас, 9-10 яшьлекләр арасында зур итеп, районкүләм ярышлар уздырды. Ничек итсәләр иттеләр, һава торышының җылы булуына карамастан бозны саклап кала алдылар. Менә дигән ярыш булды.
2006-2007 елгы балалар арасында узган ярышлар бик матур башланып китте. Көне буе рәис үзе дә мәйданчык яныннан китмичә "җанатты" Хоккейчыларыбыз өчен Санкт-Петербург шәһәреннән хәтле җылы вагон кайтарткан. Моңарчы сөт-май комбинаты призына узып килде бу ярышлар. Ярышларыбыз турында районыбызда эшләп киткән Илшат Нуриев та онытмаган. Балаларга бүләк итеп кәшәкәләр җибәргән. Безгә аны Арча районы спорт оешмасы җитәкчесе Зиннур Вәзыйх улы үзенең изге теләкләрен җиткереп тапшырып китте.
Уеннарда Сосна малайларына тиңнәр булмады. Икенче урынга - Норма, өченчегә Бөрбаш малайлары чыкты. Әле ярышларның тагын бер истә кала торган матур күренешләре - Шеңшедәрдән малайлар белән бергә кызлар да кәшәкә сугарга килгән булса, Нормадан ясле-бакчага йөрүче Раил Йосыповның матур уен күрсәтүе булды.
Командалар акчалата бүләкләр, Кубок алганнан соң иң яхшы уенчыларны да билгеләп уздылар.
Алар Соснадан Сәйдәш Ситдыйков, Райнур Галләмов, Нормадан Раил Йосыпов, Бөрбаштан Рәмис Шакиров. Ә без үз чиратыбызда ярышларны оештыручы һәркемгә рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250