Хезмәт

«Сосна»лылар — беренче!

Гыйнвар ахырында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булды. Физик тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы әлеге ярышта сигез спорт төре буенча көч сынаштылар.

Дартс ярышында Сәүдәр Тимербаев (Балтач мәктәбе) һәм Гүзәлия Вәлиева (Сосна) иң-иңнәр булып танылды. Чаңгы, йөгереш буенча гел алдынгы урыннарда булган гимназия укытучысы Алсу Нигъмәтҗанова бу юлы идәннән этелү буенча беренче булды. Турникта тартылуда исә Чепья мәктәбе укытучысы Алексей Степанов җиңү яулады. Фәнил Габдрахманов (Сосна) һәм Фәридә Нәкыйпова (гимназия) - шорт-трек (тимераяк), гимназиядән Васил Шакиров һәм Роза Хөснетдинова - чаңгы, Фоат Мифтахов (Бөрбаш) һәм Рания Фәсхетдинова (Шубан) - шахмат, Ринат Мөхәрләмов (гимназия) һәм Гөлинә Ваккасова (Куныр) теннис буенча беренчелекне бирмәделәр. Аркан тартышта пыжмаралылар иң көчлесе булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Сосна мәктәбе - беренче, Балтач мәктәбе - икенче, гимназия өченче урынга лаек дип табылды.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: