Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин призына хоккей ярышлары узды (фото)

Бу елга кадәр районда Герой истәлегенә багышланган хоккей уеннары мәктәп укучылары арасында уздырылып килсә, 5нче - юбилей уеннары инде зурлар арасында үткәрелде.

2 көн дәвамында барган уеннарда 12 команда финалда катнашучыларны ачыклады. Алар - Смәел, Бөрбаш, Карадуган авылы һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ «Норма» командалары. Финал уеннары Бөрбаш авылында үтте. Иртән район җитәкчелегенеӊ җаваплы хезмәткәрләре һәм команда вәкилләре Яӊгул авылы зиратында күмелгән Габдулла Гарифуллинныӊ каберендә булып, аныӊ истәлегенә чәчәкләр куеп, Геройны искә алдылар.
Ә Бөрбаш авылы үзәге финал ярышлары үткәндә җәяү йөрүчеләргә дә тар булгандыр. Урамда килгән командаларга һәм тамашачыларга шашлык, кайнар пылау белән сыйланырга әзерләнгән урыннар буш тормады, сәүдә көн буе гөрләде.
Бөрбаш бозы күпләр өчен сюрпризларга бай булуы беләӊ истә калыр, мөгәен. Бөрбашлылар Карадуган командасы белән, үз авылдашларыныӊ хуплап кычкырулары, көч биреп торуларыннан өстәмә көч алып, матур, тигез уен күрсәттеләр. Әмма тәҗрибәле карадуганлылар хуҗаларныӊ җиӊүгә дәртен 3 нче периодта бик тиз бастылар, уен алар файдасына 3:1 исәбенә тәмамланды.
Карадуган командасы финалда! Смәел командасын җиӊел генә нормалылар откач, турнирныӊ җиӊүчесе инде билгеле икән диючеләр дә булды. Өченче урын өчен уенда бөрбашлылар смәеллеләрне 4:0 хисабына отып, тамашачы алдында күпмедер үзләрен акладылар.
Финал уеннары барышында көндәшләре капкасына 2 алка ташлаган Норма командасы уенчылары өченче тәнәфестән соӊ, призны үзләренеӊ кулларында хис итеп, команда уенын кирәк дип тапмадылар. Моны оста тоеп, карадуганлылар аларны бик тиз «җиргә төшерделәр», сонгы 10 минутта исәпне тигезләп кенә түгел, өченче алканы сонгы минутларда капкага кертеп, җиӊүгә ирештеләр.
Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге приз - «Игенче» командасында, икенчедә Тимирязев исемендәге хуҗалык ярдәме белән чыгыш ясаган «Норма» командасы, өченчедә боз хуҗалары.
Уеннарда катнашучылар, Кубок һәм командаларга акчалата призлар булдыручы, уеннарныӊ оешкан төстә үтүенә күп көч куйган Геройныӊ Бөрбаш авылында яшәүче эшмәкәр кияүе Гыйльмулла Хәйруллин һәм аныӊ гаиләсенә рәхмәтләрен, Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына башланган бу турнир дәвамлы булсын иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250