Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт сөюче Зөлфия

Үзенең ихтыяр көченә ышанып, нык адымнар белән спорт дөньясына кереп киткән Зөлфия берничә ел эчендә Татарстан һәм Рәсәй чемпионы булып танылып, спортчы «йолдыз»га әверелде дә куйды. Спорт белән бер дә шөгыльләнеп үсмәгән килеш, көтмәгәндә үз теләгең белән ярышка чыгып, җиңеп кайту батырлык бит ул!

Бер елны районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган Сабантуенда төрле уеннарны кызыксынып карап йөргән спортчы тренер Марс Сәләхетдинов бик тырышып кул көрәштергән бер кызга тап була. Ярышның ахырына кадәр игътибар белән күзәткәннән соң, беренче урынга калган шул кыз янына барып якыннанрак таныша ул. Республика күләмендә уза торган зур ярышларга чакыра.
1986нчы елның 15нче августында Нөнәгәр авылында дөньяга килгән Зөлфия Нәбиуллина балачактан ук тормышны яратып үсә. Язмыш аны кырыслыгы белән сынаса, икенче яктан бәхет нуры өсти. Янәшәсендә кадерле әнисе Мәүлия апа (кызганыч, Зөлфиянең әтисе генә иртә вафат була), апасы Лилия, энесе Ильяс аңа авыру кимчелекләренә уфтанып утырырга юл куймыйлар. Өйдәге тынычлык, бердәм татулык атмосферасында эш сөючән, тәвәккәл, тырыш кыз булып үсеп буйга җитә ул. Башка иптәшләре белән бергәләп мәктәпкә бара алмаса да, Зөлфиягә әнисе күңелсезләнергә ирек бирми. Кукмарадагы коррекция мәктәбен белешеп, шунда урнаштыра. Биредә эшләүче укытучыларын Зөлфия бик ошата, тырышып белем ала, төрле кул эшләренә өйрәнә. Тугызеллык мәктәпне тәмамлап, өйгә кайткач, ул әнисенә нык терәк, сердәшче була. Чая, өлгер кызның йорт эшенә чыныккан куллары тормышта файда китерсә, ә үзенең алдагы көннәрендә матур уңышлары белән куандыра. Көтмәгәндә спортка кереп китүе дә аның күңелендә бер шатлык уята.
Төрле район-шәһәрләрендә узган ярышлардагы җиңүләргә ирешкән Зөлфия Казан җыелма командасына эләгә. 2009нчы елда Адлер шәһәрендә узган Бөтенрәсәй спорт фестивалендә мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында 40 килограммлы штанга күтәреп 2нче урын яуласа, 201 Ончы елда шул ук шәһәрдә Знче урынга лаек була. Яхшы уңышларга ирешкән спортчы кызны кул көрәше буенча дөнья чемпионы Әлфия апа Зыятдинова күреп ала. Зөлфиягә кул көрәшенең сер-алымнарын өйрәтә ул. Тәҗрибәле остаздан киңәшләр алу аңа зур этәргеч була. Күптән түгел Брянск шәһәрендә узган мөмкинлеге чикле спортчы хатын-кызлар арасында да сул кулы белән көрәшеп, Знче призлы урын яулап кайтты. Һәрвакыт ярышка әзерләп уңышлар теләгән ярдәмче тренеры Әлфия апасына һәм Марска да бик рәхмәтле Зөлфия. Командабызның да нык терәге булып торучы, шат күңелле, көчле рухлы Зөлфия белән без дә горурланабыз, аның ирешкән уңышларына сөенәбез. Кул көрәше, штанга күтәрү генә түгел, җиңел атлетика, туризм һәм башка ярышларда актив катнашып команданы гел алдынгы урыннарга чыгаруда да аның өлеше зур. Районыбызның данын яклап яшәүче, танылган спортчы Зөлфия Нәбиуллина әнә шулай берничә ел элек юктан гына кызыксынып спортка кереп китүенә бер дә үкенми. Бүгенге көндә спорттан башка яши алмавын күз алдына да китерә алмый ул. Тырышып төрле ярышларда җиңеп алган күпме диплом, мактау таныклыгы, медальләр тормышына шатлык булып бизәлеп тора.
Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә, ди халык. Җиңүләр аша тапкан бәхетнең кадерен белеп, оптимист рухлы, һәр нәрсәгә канәгать булып яшәүче яшь кызның гомер юлында язмыш бәхет нурларын киметмәсен иде. Узган ел ахырында Зөлфия Чирмешән егете Руслан белән гаилә корып җибәрде. Киләчәк аңа тормышта һәм спорт өлкәсендә дә яңадан-яңа зур уңышларга ирешеп, матур хыяллардан туктап калмыйча, әле бик күп шатлыклар күреп, хәерле гомерләрдә яшәргә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250