Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт йлодызлары

27нче декабрь көнне мәдәният үзәгендә районыбызның спортчыларын, җитәкчеләрне һәм иганәчеләрне бергә җыйган «Йолдызлар балы» дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.


Ел дәвамында районыбызда нинди генә спорт чаралары үткәрелми. Тиңдәшсез бәйге-ярышларда зур җиңүләр яулап, районыбыз данын ил һәм республика күләмендә таныткан горурланырлык шәхесләребез байтак. Биредәге бәйрәм кичәсендә аларны йолдызларга тиңләп зурладылар, истәлекле бүләкләр һәм медальләр дә тапшырдылар. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге чараның төп сәбәпчеләрен - спорт йолдызларын, бәйгеләрне оештыруда активлык күрсәтүче оешма-предприятие, җәмгыять җитәкчеләрен һәм иганәчеләрне котлау өчен сүз район башлыгы Марат Хәй улы Зариповка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиевка бирелде. Алар 2011нче елның районыбыз спорты өчен уңышлы ел булуын ассызыклап түбәндәге исемнәрне яңгы¬раттылар. Куелган максатларга ирешеп, зур ихтыяр көче белән республика, Рәсәй һәм дөньякүләм ярыш¬ларда күп кенә призлы урыннар яулап, беренчелекне кулларыннан ычкындырмаган батырларыбыз менә алар: ветеран хоккейчыларыбыз республика ярышларында ике тапкыр I, бер тапкыр II, бер тапкыр III урыннарга лаек булдылар; тарихта беренче тапкыр үткәрелгән «Казан марафоны» дип исемләнгән 50 километр ераклыкка чаңгы ярышында районыбыз командасы беренчелекне беркемгә дә бирмәде; «Татар¬стан Яңа гасыр» иҗтимагый-сәяси хәрәкәте тарафыннан оештырылган волейбол ярышларында ветеран¬нар җыелма командасының ир-егетләре республика беренчелегендә 23 команда арасында I урынны яулап кайттылар; каратист егет-кызларыбыз да республика һәм Рәсәй күләмендәге ярышларда 3 мәртәбә I, икешәр тапкыр II һәм III урыннар алуга ирешкәннәр; физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларыбыз-ның җыелма командасы Татарстан беренчелегендә туризм ярышларында II урынга лаек булсалар, җиңел атлетика һәм армспорт буенча беренчелекне алуга ирештеләр, ә Төмән өлкәсендә үткән туристик слетта II урынны яулап кайттылар. Инвалидлар спартакиадасында уңышлы чыгыш ясап, Ева Александрова шахмат буенча II урынны, Чулпан Габделганиева һәм Ландыш Гарифуллиналар чемпион булып танылды; гер күтәрү буенча Рамил Зарипов Грециянең Афина шәһәрендә узган дөнья беренчелегендә көмеш медаль белән бүләкләнде; «Авыл яшьләре» республика районнары командалары арасындагы ярышларда балтачлылар II урынга чыга алдылар. Ә көрәшчеләребез җиңүе турында аеруча горурлык хисләре белән телгә аласы килә. Балтачыбыз көрәш рухы белән яшәүче төбәк булуы белән үзенчәлекле. Район күләмендә «Батыр» исеме алып, үзен республика, Рәсәй күләмендә таныткан ир-егетләребездән күптапкырлар Татарстанда, Рәсәйдә чемпион исеме алган Ринат Хәйретдинов, Татарстан чемпионатында - I, Рәсәй беренчелегендә II урыннарны яулаган Салават Әсхадуллин (тренерлары Дамир Гобәйдуллин), шулай ук Татарстан чемпиона¬тында I, Рәсәй беренчелегендә II урыннарны алуга ирешкән Илдар Зарипов (тренеры Наил Гарифуллин), яшь булуына карамастан, Казахстанда үткәрелгән инвалидлар арасында дөнья беренчелегендә III урынга ирешкән Фарис Вәлиев (тренеры Фагыйль Гайнетдинов) кебек батырларыбыз яшь көрәшчеләргә үрнәк һәм горурлык булып тора.
Районыбыз спортының географиясе киңәйгәннән киңәя, бер ел эчендә Казахстан, Грецияләрне иңли, Пермь, Төмән, Мәскәү кебек зур шәһәрләрне күрә алганбыз икән, димәк спортның киләчәге бар дигән сүз.
Заман алга барган саен техника үсеше арта, кул хезмәте һәм хәрәкәтләнү кими бара. Ә спорт белән шөгыльләнү безне сәламәт яшәү рәвешенә өнди, хәрәкәтләнүгә чакыра. Районыбызда барлыгы 140 спорт корылмасы бар, аларда күпсанлы тренер укытучыларыбыз эшли һәм үзендә ихтыяр көче табып, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче, батыр йөрәкле дусларыбыз йөри. Хәрәкәттә бәрәкәт, ди борынгылар. Спорт - ул аек акыл, сәламәт рух һәм күтәренке күңел чыганагы да!

Рәсемдә: муниципаль район башлыгы Марат Зариповның яшь көрәшче егетебез Илдар Зарипов белән аның тренеры Наил Гарифуллинны тәбрикләгән мизгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев