Сусаганнар икән Бөрбашта
Нәрсәгә? Хоккей уеннарына. Быел яңа мәктәп ачылу авылны пластик бортлы хоккей мәйданчыклы да итте.
Мәйданчык ачылган көнне үк авылның ветераннар, студентлар, мәктәп укучылары командалары рәхәтләнеп уйнап, үз араларында җиңүчеләрне ачыкладылар. Билгеле, студент егетләргә тиңнәр табылмады. Хәер, бу уенда җиңелүчеләр булмады. Барлык уенчылар «Бөрбаш» җәмгыятенең бүләгенә лаек булды. Питрәчтә җитәкче урында эшләүче авылдашлары Айрат Шәрифуллин яшьләр арасында ярышлар уздырды. Авыл халкы, килгән кунаклар коймак ашап, чәй эчә-эчә көне буе хоккей карады. Монысында мәктәп укучыларына тиңнәр булмады. Икенче урынга ветераннар лаек булса, өченчегә күрше Пүскән авылы егетләре чыкты.
Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин истәлегенә традицион ярышлар булды. Геройның Бөрбаштагы кияве шәхси эшмәкәр Гыйльмулла Хәйруллин үткәрә аны. Башта ул Яңгулда һәм Бөрбашта узса, финалы Бөрбашта булды. Аңа кадәр команда вәкилләре Яңгулда мәрхүмнең каберендә булып истәлекләре белән уртаклаштылар, чәчәкләр салдылар. Финал уеннарында призлы урыннарны Пүскән, Бөрбаш, Салавыч авыллары уенчылары бүлештеләр. Турнирның иң оста уенчылары булып А.Корбангалиев (Бөрбаш), А.Галиев (Пүскән), Р.Латыйпов (Салавыч) танылдылар.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 21:41Олы бəйгедə жиңгəн 8 призерның 7се Галиянеке (+фото) Журналист Гөлнара Сабирова язганча, сөйлəүче күп, сөйли белүче аз хəзер.9301
-
8 март 2021 - 20:11Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган 2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.11901
-
8 март 2021 - 17:11Җиңү тәме яки Балтач ДОСААФы традицияне дәвам итеп, чираттагы җиңүен яулады Ел саен февраль азагында районыбызда картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.10801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар25900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика