Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сәйдәш җиңәргә ярата

Районыбызда талантлы балалар күп. Алар турында һәрдаим язмалар чыгып тора. Шулар арасында иң яше Балтач бистәсеннән - Сәйдәш Камаловтыр, мөгаен.

Бүгенге язмам да аның турында. 5 яшьтән шахмат уйнарга өйрәнә ул. Яшьтәшләре балалар бакчасына йөрсә, Сәйдәшебез бүгенге көндә турнирдан - турнирга ашыга. Күп ярышларда катнашуы нәтиҗәсендә аның инде бүгенге көндә җину яулаган медаль-грамоталары да шактый. Сәйдәш шахмат уйнарга бик ярата, җинәргә аеруча да. Ул бик тырыш һәм куйган максатына һәрчак ирешеп килә. Яз көне Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән төбәкара турнирда чемпион булып танылды. Җәй көне Россия кубогы этабында авыл районнары аркасында 2 нче призы урынны яулады. Әле шушы көннәрдә генә 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында уздырылган Татарстан беренчелегендә авыл районнары арасында беренче урыннан ярты очкога гына калышып, янәдэн икенче призлы урынны алуга иреште. Киләчәктә бу егетебез республика күләмендә танылган шахмат остасы булыр төсле. Сәйдәштән киләчәктә дә яңа үрләр яулап, Балтач данын еракларга танытуын көтеп калабыз!
Киңәш бирүче, этәрүче, өйрәтүче булмаса, сабый бала бу кадәр җиңүләргә ирешә аламы? Әлбәттә, юк. Сәйдәшнең дә шахматка сәләте бистәнең 2 нче номерлы балалар бакчасында, тәрбиячесе Лилия Галимуллина белән бергә шахмат уйнаганда ачылды. Һәм тәрбияченең әти-әнигә - Рөстәм белән Диләрәгә "Улыгыз сәләтле, "Факел"да шахмат түгәрәге бар, шунда йөртеп карагыз әле", дигән сүзен алар шундук күтәреп ала. Болай да улларының һәм кызларының талантларын үстерү өстендә эшләгән Камаловлар тренерның һәр сүзен-җөмләсен күңелләренә салып, Сәйдәшнең шахматка булган сәләтен тагын да камилләштерергә омыталалар. Ә тренер - район балаларын шахмат серләренә өйрәтүче, яшь талантларны ачуда фидакарьләрчә эшләүче, данлыклы шахматчы, алыштыргысыз остаз Ландыш Гарифуллина Сәйдәшне һәм башка бик күп балаларны танылган шахматчылар итәр өчен гаять тә зур тырышлык куя. Аның бу хезмәте читтә калмасын, югары бәяләнсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250