Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Танылган көрәшче Фәрит Әхмәдиевка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылды (фото)

Узган атнада Фәрит Әхмәдиев үзенеӊ күркәм гомер бәйрәмен - 70 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Купшы сүзләр яратмаган, һәрчак гадилекне сөйгән бу шәхесне котларга иӊ якын дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде.

Тормышта аныӊ матур эшләрен дәвам итүче энекәшләре дә абыйларына үзләренеӊ матур теләкләрен җиткерделәр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин юбилярны тәбрикләп, аныӊ күп кырлы хезмәтенеӊ район тормышында зур урын алып торганлыгын билгеләп үтте, Балтач районы башлыгыныӊ Мактау таныклыгы белән бүләкләп, Татарстан Президентыннан килгән котлау телеграммасын укып, аныӊ исеменнән "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медален тапшырды. Россиянеӊ татарча көрәш федерациясе рәисе, Татарстан Республикасыныӊ газлаштыру буенча фонд җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов Фәрит Әхмәдиевныӊ татар көрәше алдында казанышларына зур бәя бирде, аӊа көрәшчеләр исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250