Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тарихка кереп калачак беренче татарча көрәш турниры узды Балтачта

Быелгы көрәш сезоны бары тик шатлыклардан гына башланып китте әле. Беренчедән, республикада сезон ачылуга багышланган ярышларның абсолют җиңүчеләре булсак, икенчедән районыбыз көрәше тарихына тагын бер ярыш килеп керде.

Моннан соң, алла боерса, безнең балалар арасында ел буена 11 турнир узачак. Шулай итеп, "Балтач" универсаль спорт залында, заманында Норма теш поликлиникасын җитәкләп, райондашларыбыз арасында үзенең игелекле хезмәте белән дан казанган, Бөрбашта туып үскән, Рафил Шәрифулла улы Галимуллин истәлегенә ярышлар булып узды. Шунысы кызганыч, ул безнең арабыздан яшьли генә китеп барды.

Ярышларыбыз да бик матур ачылып китте. Яшьләребезне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илһам Гайнетдинов, Илшат Галимуллин, район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, мәрхүмнең тормыш иптәше, райондашларыбызга санэпидемстанциянең баш врачы буларак билгеле булган Алия ханым Галимуллина, улы Нияз, дуслары, туганнары килгән иде.

Котлау схүзләреннән соң республикабыз Кубогын откан сигез егетебезгә - Илназ Минмуллинга, Илдан Әхмәтхановка, Илнар Муллахмәтовка, Айрат Хәйруллинга, Марат Әхмәтҗановка, Ислам Галимовка, Дилүс Сабировка, Рәдис Сәмигуллинга, аларның остазларына акчалата бүләкләр тапшырылды.

Ике келәмдә ярышлар башланып та китте. Ярышларга районыбызның 9 төбәгеннән, күрше Саба районыннан 75 көрәшче килгән иде. Көрәшләр бик кискен барды. Шунысы гына бераз кәефне җибәрде, сабалылар ярышларның нигезләмәсен укымыйча да районның иң көчле көрәшчеләрен генә "бөртекләп" җыеп алып килгәннәр иде, шунлыктан күп кенә бүләкләребез аларга китте. Ярый, киләчәктә үзебезгә сабак булыр инде.
Данлыклы Бөрбаш хәтле Бөрбаштан бер генә көрәшче буллу /анысы да Казанда белем алучы Хәниф Әхмәтҗанов Н.С./ аеруча зур борчу тудырды.

Травмаларны да читләтеп уза алмадык бу юлы. Яңгулдан беренчесен генә килеп бил алыша башлаган егетебез Рамил Әхтәмовның кечкенәдән генә кулы сынмый калды. Физик мөмкинлекләре чикле булган егетебезгә "чүп өстенә чүмәлә "дигәндәй тагын бер авыр сынауны үзарга туры килде.

Ярышны оештыручыларыбызга килсәк, алар барысыннан да кәнагәть булып киттеләр. Җиңүчеләребезгә саллы гына акчалата бүләкләр, медальләр дә эләкте. Аның өстенә турнирның махсус бүләкләре дә бар иде. Бу бүләкләрне Яңгулдан Рамил Әхтәмовка, Чепьядан Рәнис Зарипов, Сабадан Салават Гәрәев, Кунырдан 9 яшьлек Әлфис Шәйхетдиновка тапшырдылар.

Алия Кыямовна тарафыннан татар халкынының һәм татар көрәшенең символикалары булган чәкчәк, тәкә сүрәтләнгән зур йомшак уенчык кечкенә Әлфискә атап алынган күк булды. Әй күңеле булды инде малайның бүләккә. Аның ничек сөенгәнен күрсәгез сез...

Рәхмәт оештыручыларыбызга. Шушы ярышны үз югарылыгында оештыру өчен зур тырышлык куйган Равил Галимуллинга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Оештыру мәсьәләләре белән күбрәк аңа шөгыльләнергә туры килде инде.

Инде, беренче булып тарихка кереп калачак турнирның чемпионнары белән дә таныштырырга вакыт җитте кебек. Менә алар - Нияз Хәлиуллин, Инсаф Габдрахманов, Нурсил Сафиуллин, Фирнус Хуҗин /барысы да Сабадан/, Айзат Гәрәев /Балтач/, Руфил Хәбибуллин, Илдан Әхмәтханов, Айрат Хәйруллин, Илнар Муллахмәтов /барысы да Яңгулдан/, Рәдис Сәмигуллин, Ислам Галимов /икесе дә Чепьядан/.
Беренче Кубокны Чепья көрәшчеләре яулады. Икенче урында Яңгул, өченче урында Куныр көрәшчеләре. Ә без үз чиратыбызда ярышның дәвамлы булуын гына теләп калабыз.

Нурзада Сәмигуллин фотолары.

Охшаш материал: Батырлар бәйгедә сынала (фото)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250