Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татар егете Илдар Хафизов Америка чемпионы

Грек-рим көрәше буенча Америка Кушма Штатлары чемпионы Илдар Хафизов үзенеӊ рус булмавын, ә татар кешесе икәнен Америкада яшәүчеләргә аӊлатып ардым, ди

Грек-рим көрәше буенча Америка Кушма Штатлары чемпионы Илдар Хафизов үзенеӊ рус булмавын, ә татар кешесе икәнен Америкада яшәүчеләргә аӊлатып ардым, ди. Чемпион Үзбәкстанда туса да, үзенеӊ татар милләтеннән икәнен яшерми.

«Дөресен әйткәндә, америкалыга син кайсы милләттән булуыӊ әллә ни кызыксындырмый. Барлык кешенеӊ дә паспортында «америкалы», дип язылган. Син кем, дип сораганны алар аӊлап бетерми. Мин үземнеӊ татар икәнлекле аӊлатырга тырышам инде. Торган җиребездә үзебезнеӊ мохитны сакларга тырышабыз. Командадагы америкалылар белән аралашам, ә инде яшәгән Денвер шәһәрендә татарлар берләшмәсе бар, шунда ук үзбәкләр дә тупланган. Барлыгы 100 ләп кеше булабыздыр, бергәләп җыелабыз, аралашабыз, дип «Яӊа гасыр» телерадиокомпаниясе аныӊ сүзләрен китерә.

Чыганак: https://tnv.ru

Фото: tnv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X