Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстаннан бердән-бер медаль хуҗасы – Арбор егете Ринат Хәйретдинов

Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары тәмамланды. Бәйгедә дөньяның 19 иленнән барлыгы 430дан артык спортчы көчлектә һәм җитезлектә көч сынашты.

Ярышлар 10 спорт төре буенча уздырылды. Уеннарда мәйдан хуҗаларына тиңнәр табылмады: алар барлыгы 55 медаль яулады. Икенче урында - Казахстан (28 медаль), өченчедә - Төрекмәнстан (6 медаль). Россия әлеге ярышларда 5 бронза медаль яулады. Шуларның берсе - Татарстанга, өчесе Башкортстанга китте.

Көрәш бәйгеләрендә Татарстан егетләре дә бил алышты. Республиканың татар милли спорт көрәше федерациясенең Башкарма директоры Равил Хәйруллин белдергәнчә, Татарстан спортчылары Россия җыелмасы составында бил алышкан.
Безнең егетләр берьюлы ике төрдә көрәшкән. Кыргыз көрәшендә медальләр юк, ә менә Алыш төрендә Балтач егете Ринат Хәйретдинов өченче урынны яулаган.
"Ярымфиналда кыргыз көрәшчесе белән бил алышканда, көрәш үзе тигез барды, әмма көндәшебезгә өстенлек бирделәр. Мөгаен, мәйдан хуҗасы булуы роль уйнагандыр", - ди бу уңайдан Р.Хәйруллин.
Ринат барлыгы дүрт көндәшен җиңгән. Өченче урынны алган өчен аңа бик матур медаль һәм 700 доллар күләмендә акчалата бүләк тапшырылган (икенче урын призерлары - 1500, ә чемпионнар 2200 долларга ия булган).
Ринатка һәм аныӊ өчен җан атып, борчылып,һәрвакыт җиӊуенә ышанган әти-әнисенә, якыннарына, остазларына үз чиратыбызда олы рәхмәтебезне, иӊ яхшы теләкләребезне җиткерәбез, алдагы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына Ринат әле җиӊүче булыр дип ышанабыз!
Интертат.ру материалларына таянып

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250