Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама шәһәрендә уздырылган бочча һәм җиңел атлетика буенча чемпионатта Балтачлылар – чемпион

Сәламәтлекләре буенча язмыш тарафыннан кыерсытылган булса да, мөмкинлекләре чикләнгән яшьләребез, аллага шөкер, күңелсезлеккә бирелмиләр.

Гел эзләнүдә,алар.Кайда нинди ярыш бар, чыгалар да "чабалар". Шушы көннәрдә генә республикабыз күләмендә бочча һәм җиңел атлетика ярышларында катнашып, безне чын күңелдән сөендерделәр. Ярышларның икесе дә берүк вакытта Түбән Кама шәһәрендә узды.

Бочча буенча Чемпионатта иң югары баскычка Балтачтан Антон Петров күтәрелде. Кариленнән танылган шагыйрәбез Чулпан Габделганиева икенче, Балтачтан Фәнис Сөләйманов һәм Кургемнан Константин Петров өченче, Көшкәтбаштан Ислам Гөбәйдуллин дүртенче булдылар.

Җиңел атлетика буенча Чемпионатта коляскада 200 метрга узышуда Антон Петров өченче урынны яулады.
Озынлыкка сикерүдә Ева Александрова (Балтач), Марсель Вәлиев (Нөнәгәр), Марс Сәләхетдинов (Куныр), Ранил Гыйлҗванов (Арбор) икенче булдылар.

200 метрга йөгереп, Марс - икенче, Ранил - өченче, Алмаз - бишенче килделәр. Ева да сынатмады, 100 метрны икенче булып килде. Марс 1500 метрны да өченче булып буйсындырды.
Ядрә этәрүдә Ранил чемпион булса, Ева - өченче, Алмаз - бишенче булды.

Иң куанычлысы шул, команда беренчелегендә, ике Чемпионатта да безнекеләргә тиңнәр табылмады.
Фото: http://vk.com/id166663183?z=photo166663183_338746037%2Fwall166663183_2008

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250