Хезмәт

Теләче егете Илмаз футбол карарга барган җирендә машина откан

Теләче урта мәктәбе укучысы Илмаз Галәвиев бу бәхеткә "Рубин" белән Испаниянең җирле «Бетис» командалары арасында барган матч вакытында иреште.

Әтисе белән футбол карарга килгән 17 яшьлек егет пенальтилар сериясен башкару осталыгын күрсәтү өчен мәйданга чакырылган өч җанатар исемлегенә керә. Илмаз Гыймадиев араларында тупны иң төгәл тибүче булып чыга. Ул "Рубин"ның голкиперы Юрий Нестеренконы ике тапкыр уңайсыз хәлдә калдыра һәм Александр Рязанцевның "внедорожнигы" иясе була. Илмазга ике тапкыр гол кертүче булып танылырга спорт ярдәм иткән. Ул инде мәктәптә футболны елдан артык уйный икән.

Реклама

Чыганак: http://www.saby-rt.ru/tt

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: