Теннис осталары “Факел”да очрашты (+фоторепортаж)
“Факел”да өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
–Бәйгенең төп максаты- ул әлбәттә, төбәгебездә спортның әлеге төрен популярлаштыру. Икенче максатыбыз- укучыларның өстәл теннисы буенча осталыкларын арттыру, камилләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, – ди бәйгене оештыручылар.
Ярышлар берьюлы берничә өстәл артында башланып китте. Мондый ярышларда укучылар осталыкларын үстерәләр, башка спортчылар белән тәҗрибә дә уртаклашалар.
10-20 яшьлекләр арасында узган өстәл теннисы ярышлары бик киеренке шартларда узды. Беркемнең дә сер бирәсе килмәде.
– Өстәл теннисы - популяр спорт уены. Шуңа да мин әлеге төр белән шөгыльләнәм. Вакыт булган саен бирегә киләм. Даими шөгыльләнмәсәң, уңышка ирешүе бик кыен була,- ди Рәмзил Шәфигуллин.
16 - 20 яшьлекләр арасында Дилүс Вәлиев – беренче, Илсаф Шәрифҗанов – икенче, Ильяс Шәрипҗанов өченче булды.
10-15 яшьлекләр арасында Әмир Рамазанов беренчелекне яулады. Ислам Мөҗипов – икенче, Рәмзил Шәфигуллин өченче призлы урын яулады.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев