Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Әти, әни , мин – спорт сөюче гаилә”

Республикада "Спортивный Татарстан" дигән акциягә старт бирелде.

Безнең мәктәп коллективы да әлеге акциягә бик теләп кушылды һәм шушы акция кысаларында, гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан "Әти, әни , мин - спорт сөюче гаилә" дигән спорт бәйрәме үткәрелде.

Әлеге бәйрәмдә тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар - үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынадылар. Төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар һәм укучыларның матур җыр-биюләре белән үрелеп барган бәйрәмебезнең йолдызлары - тату һәм спорт сөюче Шәриповлар, Гыйльмановлар, Хабибуллиннар гаиләсе булды. Алар ярышларда сынатмадылар, биремнәрне тиз һәм җитез башкардылар. Бәйрәмгә килгән башка гаиләләр дә тик кенә утырмадылар, ике командага бүленеп, күңелле ярышларда катнаштылар.

Бәйрәм бәйгедә катнашкан гаиләләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250