Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әтидән калган мирас (+фото)

Арча шәһәрендә узган ярышларда өченче урынга лаек булган Данияр Гарифуллин Балтачтагы ярышларга җиңәм дип килгән иде һәм җиңде дә.

"Хонда-200" төркемендә аңа тиңнәр булмады. Балалар бакчасына йөргәндә үк картинг дип җенләнә малай.Баксаң әтисе Русланнан калган мирас икән бу. Заманында Руслан Фәнис Хәйруллин кул астында шөгыльләнгән булган, инде менә буыннар алмашып, хәзер улы Данияр да биредә шөгыльләнә. Максатчан, ут малай диләр аның хакында. Әтисе дә улы өчен җан атып йөри, ярышларга да гаиләләре белән бергә чыкканнар иде.

- Тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдән тыш, улыбыз юлларда җәяүле яки пассажир күзлегеннән генә фикер йөртми, аның хәзер шофер буларак та күзаллавы бар. Егет кеше өчен монысы иң мөһимедер, – ди әнисе Әлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев