Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әтисе батырлыгын кабатлады (+фоторепортаж)

Район Сабантуеның баш батыры булып Яңгул авылы егете, данлыклы көрәшчеләр нәселе дәвамчысы Руслан Рәфыйков калды.

Русланның әтисе Илдар Рәфыйков та үз чорының данлыклы көрәшчесе, келәмнәрдә  күптапкырлар батыр калган кеше, моннан күп еллар элек районда узган федераль Сабантуйда җиңү яулап, машина белән бүләкләнгән.

– Шулкадәр ихлас көрәш булды бу, – дип шәрехли район күләмендәге бил алышуны районның спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. – Һәрбер көрәшче җиренә җиткереп көрәште. Баш батыр Русланның район Сабан туенда тәүге җиңүе бу!

Районыбызда шушындый пәһле-ваннар булуы, көрәшче буыннар чылбырын өзми яшәүче егетләребез барлыгы нинди горурлык. Даның мәңгелек булсын, Руслан! Җиңүләрең алга таба да кабатлансын һәм һәрбер җиңүеңнең куанычын күреп яшә.

Авылларда да милли көрәш мавыктыргыч үтте. Һәр җирлекнең үз батыры белән сезне дә таныштырып үтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!

Чепья авылы Сабан туеның баш  көрәш батыры – Илназ Минмуллин;

Нөнәгәр – җиңел үлчәүдә Илназ Минмуллин, авыр үлчәүдә Рәнис Сәмигуллин;

Чутай – җиңел үлчәүдә Илназ Минмуллин; авыр үлчәүдә Булат Вафин;

Бөрбаш – Рушан Зарипов;

Ор+Смәел – 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Илгизәр Галимуллин, 75тән югары үлчәү авырлыгында Рәлиф Галиев;

Шеңшенәр – Рәлиф Галиев;

Яңгул – Руслан Рәфыйков;

Сосна – Наил Сабирҗанов;

Норма – Айнур Ганиев;

Салавыч – Айдар Апанов;

Карадуган – Руслан Рәфыйков;

Субаш – Сергей Ильин;

Борнак — Булат Вафин;

Түнтәр – Булат Әүхәдиев;

Куныр – Булат Вафин;

Пыжмара – җиңел үлчәүдә Мансур Шәйхетдинов, югары үлчәүдә Нургаян Йосыпов.

Алып батырларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш Сабантуй 2021 баш батыр