Үткәннәр кайтавазы
Спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Аңа карап бөтен кеше дә спортка тартылмый. Алай түгел, ярышларда күпләп катнашабыз бит диючеләр дә булыр.
Ярышларда күп кешенең ихтыяри-мәҗбүри катнашуын истә тотсак (ярышта катнашу әле ул спорт белән шөгыльләнү дигән сүз дә түгел димәкче булам), шулай ук спортзалларга да күбрәк бер үк кешеләр йөри дип беләм. Боларны кемнедер гаепләр өчен язуым түгел, теләге булган кеше мөмкинлек барга-юкка карамый шөгыльләнә дә, нәтиҗәләргә дә ирешә диясем килә.
Безнең Салавыч авылында мәрхүмә Гөлфәния апа Гарифуллина бар иде. Без белгәндә ул инде авыл советы рәисе булып эшли, ул чакта машина йөртүче сирәк хатын-кызларның берсе иде. Без әле ул чакта аның велосипед, чаңгы спортында зур җиңүләр яулаганын да белми идек. Баксаң, Гөлфәния апабыз яшь чагында ук тик тормас, шук, җитез булган. Чаңгы, велосипед ярышларында гел катнашып, районда, республикада, әле Союз күләмендә дә катнашкан, җиңүләр яулаган.
Бертуганы Дания ападан сорыйм: “Ул чакта бит бөтен кешедә дә чаңгы да, велосипед та булмаган. Сездә бар идемени?” – дим.
–Юк инде, – ди ул. – Бездә дә юк иде. Ул чакта бит урам тулы бала-чага. Кемдә велосипед бар, шуның белән бөтен кеше йөри, кемдә чаңгы бар, шунда бөтен кеше шуып чыга иде. Әле бит аның чаңгычысы да кемнеңдер әтисе өйдә ясап биргән такта чаңгылар...
Хезмәт юлы бик иртә – җиденчене тәмамлаганнан соң, унбиш яшьтән башлана Гөлфәния апаның. 1948-1950 елларда колхозда сукачы була. 1950 елда Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып, тракторчы һөнәре ала. Ундүрт ел дәвамында Балтач МТСында һәм туган колхозында тракторчы булып эшли. Тракторда да бик булдырып эшли Гөлфәния апа. Кайдан-нинди тикшерүче, вәкил килә, бөтенесен ул эшләгән җиргә алып килә торган булалар. Тиешенчә, җиренә җиткереп эшләгәнен белгәнгә һәм сүзгә тапкырлыгын, нинди сорау бирсәләр дә югалып калмасын белгәнгә шулай итәләр, билгеле.
–Тракторда эшләгән елларда да велосипед һәм чаңгы ярышларында күп катнашты әле, – дип дәвам итә Дания апа.– Әле әзерләнсә иде, кырда эшләгән җиреннән киткән вакытлары да булды. Катнашкан берсеннән җиңеп кайта, үзебез дә аптырый идек инде.
Күрәсең, үзгә сәләте дә, көчле холкы да ярдәм иткәндер. Аңа велосипед спорты буенча СССРның спорт мастеры исеме бирелә.
– Әлеге таныклыгын күп еллар кадерләп саклаган идек, сорап алып тордылар да, кызганычка, кире китереп бирмәделәр. Югалттык шул, – ди Иске Салавычта яшәүче кызы Гөлсинә Габделхакова. – Әни үзе элегрәк Пятигорскиларга кадәр ярышка барганнарын сөйли иде…
Кызганычка, кинәт үлем Гөлфәния апаны бик яшьли – 52 яшендә арабыздан алып китә. Аның турындагы якты истәлекләр аны белүче авылдашлары күңелендә сакланса, гади бер авыл кызы спортның ике төрендә ирешкән биеклекләре районыбызның тарихи елъязмасында лаеклы урынын алган.
Безнең җирлектә әле тагын бер оста чаңгычы гомер иткәнен дә, кызганычка, бик соңлап белдем. Салавыч Сәрдегәне авылында гомер кичергән мәрхүм Шакир ага Закиров та заманында данлыклы чаңгычы булып, зур җиңүләр яулаган булган икән. Ул да шул тактадан ясалган чаңгыда шуып, беренче күнекмәләр ала, остара. Армиядә исә бер-бер артлы зур җиңүләр яулый һәм ул да СССРның спорт мастеры нормативын үти. Кызганычка, аның бу уңышын раслаучы документы гына сакланмый.
Бу урында 1935 елда Көшкәтбашта туган тагын бер чаңгычы кызыбыз Фоадия Сәлимҗанова турында искә алмасак, язмабыз тулы булмас. Халыкара спорт остасы булып танылган, СССР, Европа, дөньякүләм ярышларда зур җиңүләргә ирешкән, 1968 елгы Олимпия уеннарында катнашып, матур нәтиҗә күрсәткән Фоадия ханым, гомеренең күп өлешен Мәскәүдә үткәрсә дә, 2005 елда Балтачыбызга кайтып, үзенең 70 яшьлеге уңаеннан үткәрелгән республикакүләм чаңгы ярышында кунак булып катнашкан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев