Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түнтәр балыклары шәп чиертте

22 февраль көнне Түнтәр авылы плотинасында "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан балык тоту ярышы бишенче мәртәбә үткәрелде. Ике сәгать дәвам иткән әлеге чарада барлыгы 48 кеше катнашты.

Һәрбер номинациядә җиңү яулаган балыкчылар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Иң беренче балыкны Балтачтан Рамил Галимҗанов тотса, иң озын - 31 смлы балыкны, шулай ук Балтачтан килгән, Николай Алексеев «эләктергән». 1 кг балык тотып, Түнтәрдән Фирдүс Ибраһимов «Иң күп балык тотучы» исеменә лаек булды.
Башка номинацияләрдә җиңүче булып түбәндәгеләр танылды: «Хатын-кыз балыкчы» - Миләүшә Зиятдинова (Түнтәр), «Иң өлкән балыкчы» - Александр Прокопьев (67 яшь), «Иң яшь балыкчы» - Рияз Гыйльманов (Түнтәр, 5 яшь), «Иң ерактан килгән балыкчы» - Рүзәл Нигъмәтуллин (Арча, Байкал авылы). Ярышта катнашкан һәркемнең кәефе яхшы булып, чара уңышлы узып китте. Балыкчыларыбыз кайнар чәй һәм коймаклардан авыз итеп, кышкы салкынлыкны онытып, туйганчы ярыштылар.

Альмира Филлипова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X